Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Үз ышыгында саклаучы, яклаучы: карендәшләребезнең әтиләре турындагы истәлекләре

Бүген, 19 октябрьдә, Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, карендәшләребездән әтиләре турында һәм аларга бәйле истәлекләрен сораштык.

Людмила БЕЛОУСОВА, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе:

«Минем папага сугыш башланганда 15 яшь булган. Аягына агач авып 2 ел чамасы больницаларда яткан, ә 17се тулуга сугышка китә. Анда 8 ел була. Сугыш турында беркемгә, беркайчан да бернәрсә сөйләмәде. Папа олыгайгач, 80 яшьләргә җиткәч, аннан сугыш турында сорагач «Сөйләрлеге юк аның. Мин киткәндә әбиегез җиргә ятып ауный-ауный елады» дип әйтә торган иде.

Безнең папа бик көчле кеше булды: физик яктан да, характер белән дә. Авылда аны барысы да хөрмәт итә иде. Безгә карата тәләпчән булды. Ул безнең саклаучыбыз, яклаучыбыз, ышыгыбыз, ышанычыбыз булды. Мин - гаиләдә бишенче, иң төпчек бала. Шуңа да, папа минем турында сөйләгәндә  башкаларга «Менә бу безнең оя төбебез» дип әйтә торган иде. 

Олег ФАЗЫЛҖАНОВ, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты:

— Әти белән бик озак яшәмәсәк тә, бер вакыйга һаман да исемдә әле. Бәләкәй вакытта, урамда бала-чага сугышмыйча тормый бит инде. Бервакыт, күрше малае белән уйнаганда әзрәк төрткәләшеп киттек. Теге миннән кечкенә булса да, җиңде. Урам буйлап акырып елап кайтып киләм. Әти ишегалдында нәрсәдер эшли. Аңа барысын да сөйләп бирдем. Ул мине тыңлап-тыңлап торды да: «Җиңәрлек булмагач, ник сугышып йөрисең!» — дип кырыс кына әйтеп куйды. Шуннан соң, андый хәлләр булганда, бервакытта да башыма «әти-әнигә әйтәм мин сине» дип, куркыту турында уй килмәде. Әлеге хәл миңа үз-үземне һәрвакытта да якларлык көч бирде. «Сугышасың икән, җиңә алсаң гына сугышырга» дигән фикер сеңеп калды (елмая).

Светлана МАКСИМОВА,  Казан шәһәре, керәшен яшьләре хәрәкәте активисты:

— Мин кияүгә чыкканда, әтинең әйткән тостын хәтерлим. «Ир кеше ул — «1»ле, ә хатын-кыз — «0». Әгәр дә, ноль берле алдыннан килсә, димәк, бернең көче кимрәк, унның бер өлеше генә. Әгәр дә ноль берле артында булса, димәк, көчең дә 10 тапкырга күбрәк була. Беркайчан да иреңнән алып узма, аның янәшәсендә бул», — дип әйткән сүзләрен һәрвакыт истә тотам. Я, әйтегез, тостны кем генә безнең әтидән дә яхшырак итеп әйтә ала?! 

Әтиемнең шул сүзләре, аның тост әйткәндәге ягымлы карашы, тавышы әле дә күңелемдә. 

Иван ПУГАЧЕВ, Казанның театр колледжы студенты: 

— Әти белән булган кызыклы вакыйгаларның берсен сөйлим әле. Ул аның исем, фамилиясе белән бәйле. Юлда ГАИ хезмәткәрләре туктатканда, исемне сорыйлар бит инде. Әти үзенең фамилиясен әйтә һәм: «Пугачев булам, ә исемне үзегез белеп карагыз әле», — дип шаярта. 

Хезмәткәрләр аңа карап тора да: «Ха, тагын XVIII гасырдагы Емельян дип әйтегез», — диләр. Документларын күрсәткәч кенә ышаналар. Безнең әти, чыннан да, Емельян Пугачев.

Анна ГАВРИЛОВА (Фадеева): 

— Кечкенәдән папа белән балыкка йөри идек. Ул мине «алтын балыгым» дип йөртә иде. Балыкка төшкән юл аралыгында, ул мине үз алдына утыртып машина йөртергә өйрәтте. Кечкенәдән киңәшләр бирә торган иде: «Кызым, машинаны тоя белергә, ишетә белергә кирәк» дип әйтә иде. Бүген дә, аның әйткән киңәшләре колак очында тора, гел ярдәмгә килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев