Утлы кызыл ат елы нәрсә әзерли? (йолдызнамә)
Кытай календаре буенча, Утлы кызыл ат елы 2026 елның 17 февралендә башлана һәм 2027 елның 5 февралендә төгәлләнә. Хәрәкәт, көч, үҗәтлек елы күп кенә нәрсәләргә яңача карарга этәрә. Үзгәрешләрдән курыкмаучылар өчен яхшы ел булыр. Гороскоп Яңа елда кемгә нәрсәләр вәгъдә итә?
Күсе (1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020)
Ялгызлар үз ярын очратачак. Шәхси тормышта ихласлык беренче урынга чыгачак. Күселәргә күнегелгән гадәтләргә яңача карарга вакыт. Көтелмәгән үзгәрешләргә әзер булсын, алар — яхшыга. Акча мәсьәләсендә уйлап эш итү дөрес булыр. Иң мөһиме, узганнарны оныту, йөрәк тавышын тыңлау.
Үгез (1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021)
Пары белән ике арада ышаныч арта. Сөйгәненә игътибарлы булуы гаиләне ныгыта. Уйлап, алдан планлаштырып эшләргә этәрә торган вакыйгалар көтелә. Финанска килгәндә, тотрыклылык булсын өчен барысын да уйлап эш итүе мөһим. Яңа проектлар һәм табышны арттыру өчен яхшы ел. Интуициягә таянырга өйрәнү әйбәт булыр.
Юлбарыс (1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010, 2022)
Мәхәббәт өлкәсендә ихлас хисләр көтелә. Үз канаты астына алучы табылса, лидерлык урынын биләү мөмкинлеге арта. Юлбарыс өчен зур җиңүләр, илһамлану елы. Үз идеяләренең тормышка ашачагына ышанса һәм тәнкыйтьне дөрес кабул итсә, бу аны үсешкә этәрәчәк. Бер максат билгеләп, шуңа кыю адымнар белән барырга киңәш ителә.
Куян (1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011)
Парлылар арасында үзара аңлашу өстенлек итә. Финанс мәсьәләсендә озак вакытлар дәвамында табыш китерә торган проектларга игътибар итү отышлы булыр. Күләгәдән чыгып, үз сәләтен күрсәтергә бик вакыт. Үз хисләрен белгертүдән оялып тормаса үзе өчен әйбәтрәк, чөнки хисләре — аның йомшаклыгы түгел, ә көче.
Аждаһа (1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012)
Бергәләп сәяхәт итү, яңа тәэсирләр парлылар арасын ныгыта. Ялгызлар үз ярын сәяхәттә яки эшлекле сәфәрдә очрата ала. Иҗатын үстерү яки зур проектларны тормышка ашыру табыш китерергә мөмкин. Нәрсәнедер хәл иткәндә, үҗәтлеген онытып, янәшәсендәге ышанычлы кешеләр сүзенә колак салуы үзе өчен үк яхшы булыр.
Елан (1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013)
Гаиләне ныгыту һәм яңа танышулар өчен әйбәт ел. Ялгызлар үз ишен табар. Акча мәсьәләсендә үзе өчен файдалы тәкъдимнәр ишетер. Бары аларны дөрес куллана белергә һәм акчаны юкка-барга туздырмаска гына кирәк. Акылына таянып, икеләнмичә эш итсә, үзе өчен әйбәт булыр. Сәламәтлеген саклау өчен, режим буенча яшәргә киңәш ителә.
Ат (1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014)
Үз елында яңа ачышлар, яхшы үзгәрешләр өчен ишекләр ачык. Мәхәббәттә озак вакытлы мөнәсәбәтләр өчен яхшы ел. Ялгызлар үзләренә илһам бирүче кешене очрата ала. Уңышлы проектлар, табышлы алыш-биреш арасыннан үзе өчен әһәмиятлесен сайлап алырга туры килер. Вакытының кадерен белү, энергиясен юкка-барга сарыф итмәү зарур.
Сарык (1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015)
Юл куя белсә, пары белән аралары җайланыр. Матди хәле яхшырыр. Иҗат, сәнгать һәм хәйриячелек белән бәйле проектларны тормышка ашыру өчен яхшы ел. Фикердәшләре аның идеяләрен хуплаячак. Матурлыкка омтылучы Сарыкка тирә-яктагы хәлләргә тынычрак карарга киңәш ителә. Көче — үз-үзен кулда тота алуында.
Маймыл (1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016)
Мәхәббәт өлкәсендә мөһим сөйләшүләрдән качмавы хәерлерәк. Планлаштыру мәсьәләсенә төкереп карамаса, табышы арта башлар. Уйламыйча карар кабул итүдән туктаса, шәхси үсеше өчен яхшы нигез булыр. Дисциплина, түземлелек таләп ителә. Эшне планлаштырса һәм җаваплылыктан курыкмаса, авырлыкларга бирешмәс.
Әтәч (1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017)
Пары белән бер-берсен ишетергә өйрәнсәләр, аралары көйләнер. Максатына ирешер өчен уңай шартлар туар. Үз-үзен күрсәтер өчен менә дигән ел. Яңа бурычлар хезмәт баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге бирер. Оештыру сәләте, һәрнәрсәгә көтелмәгәнчә якын килә белүе акчасын арттырыр. Вак-төяк ызгыштан качарга киңәш ителә.
Эт (1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018)
Гаиләдә бер-берсенә ышаныч артачак. Ялгызлар ышанычлы пар табар. Үз-үзенә бикләнмичә, командада эшләсә, уңышка ирешер. Һөнәри осталыгын күрсәтер өчен мөмкинлекләр күбәер. Янәшәдәгеләр алдында абруе күтәрелер. Үзен башкалар белән чагыштырмаса, якыннарына ышанса, ярдәмне кире какмаса, бар да яхшы булыр.
Дуңгыз (1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019)
Парлыларның үзара мөнәсәбәтендә көнләшүләр чоры. Ялгызларның яр табуы үзләренә бәйле. Күнегелгән тормышның үзгәрүе куркытса да, файдага гына. Һөнәри эшчәнлеккә кагылышлы белемне арттыру өчен әйбәт ел. Беренче карашка вак тоелган нәрсәләргә игътибарлы булса, табыш килер. Ялкаулыкны, шикләрне онытса, уңыш елмаер.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев