Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Үткәннән киләчәккә» Яңа Илектә фольклор кичәсе узды

Бакалы районының Яңа Илек авылы китапханәсендә, Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, гаҗәеп матур фольклор кичәсе узган.

 Ул кичәгә килгән кунакларга керәшеннәр традицияләре дөньясына чын сәяхәт бүләк иткән.

Чарада кыска вакытлы отпускка кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы, безнең мәктәп укучылары — «Бөрлегән» балалар фольклор ансамбле, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары катнашканнар.

«Дөнья» иҗат берләшмәсе әгъзасы, кызыксынулар клубында катнашучы Лидия Карпова кичәдә үзенчәлекле атмосфера тудырды. 2019 елдан бирле Лидия Дмитриевна туку белән шөгыльләнә һәм бу юлы ул керәшеннәрнең кул эшләре сәнгате күргәзмәсен әзерләгән.

Кунаклар останың иҗат эшләрен сокланып карадылар. Лидия Дмитриевна керәшеннәрнең милли киемнәре (үз куллары белән тегелгән!) турында сөйләде. Туку станогында мастер-класс үткәрде — катнашучылар борынгы һөнәрне тоеп карарга һәм осталык серләрен белә алдылар.

Керәшен милли ризыклары да кунакларны битараф калдырмады: «Дөнья» клубы членнары традицион ризыкларны чын дегустациясен оештырдылар. Һәркем халыкның кулинария традицияләре байлыгын һәм төрлелеген бәяли алды Чара ахырында барлык катнашучыларны  дусларча мөхиттә традицион керәшен татлы ризыклары белән хуш исле чәй көтте.

Мондый очрашулар безгә мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген искә төшерә һәм илебез халыклары бердәмлеген ныгыта. Оештыручы — китапханәче Надежда Белоусовага, кичәдә катнашучылар һәм кунакларга бу онытылмас бәйрәм өчен зур рәхмәт!», – дип сөйләде директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Елена Кудряшова.
 

Елена Кудряшова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев