«Усыкай буйлары» ансамбле «Җиз кыңгырау моңнары» фестивалендә катнашты
Мөслимдә «Җыр кыңгырау моңнары» фестивале кысаларында халык бәйрәме узган.
Мөслим районының Яңа Усыдагы «Усыкай буйлары» халык фольклор ансамбле дә әлеге фестивальдә катнашты Конкурслар, ярминкә һәм уеннар белән үткәрелә торган фестиваль Мөслим районында ел саен үткәрелә. Бәйрәмдә Мөслим район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашкан. Ул фестивальнең халкыбыз йола-гадәтләрен яңартуга һәм саклауга ярдәм итүен билгеләп үткән. Шулай ук якташларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлаган.
Мәйданда җирле җитештерүчеләр ярминкәсе оештырылды, иҗат коллективлары кунакларны мавыктыргыч чыгышлары белән күңел ачтырган. Атлар парады күпсанлы тамашачыларны җыйган.

Тагын бер күңелле чара – «Каурый кар өстенә төшә» конкурсы, анда катнашучылар каз чистарту буенча ярышкан. Бу өлешендә Яңа Усыдагы «Усыкай буйлары” халык фольклор ансамбле үзләрен күрсәткән.
Бәйрәмдә сый-зонасы да оештырылган – теләгән һәркем хуш исле коймакларны һәм мичтә пешкән ботканы татып карый алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев