Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Уртак хезмәт уңышка илтә

Алабуга, Зәй, Мамадыш, Питрәч, Сарман районнарының карендәшләр күпләп яши торган авылларындагы җирлек башлыклары үткән елга нәтиҗә ясап, бу елдагы планнары белән таныштырдылар

Замана белән бергә

Николай МЕЛЬНИКОВ, Алабуга  районының Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы:

– Үткән ел үзара салымның 589 мең 935 сумы Олы Шүрнәкнең су башнясын койма белән әйләндереп, тирә-ягын төзекләндерүгә тотылды. 122 мең 425 сумына Югары Шүрнәктәге су башнясын койма белән уртып алу өчен материал алынды, бу эш тә җиренә җиткерелде. Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә авыл җирлегендә куелган хәтер стендының тирә-ягын төзекләндерү 160 мең 684 сумга төште. Бөек Җиңүнең 80 еллыгындагы олы эшебез булды ул.

Быел үзара салым акчасына Олы Шүрнәктә Ленин урамы юлын тигезләп, вак таш җәеләчәк. Югары Шүрнәктә көнкүреш калдыклары, чүп-чар җыю өчен махсус мәйданчык ясап, аңа контейнерлар урнаштырыла. Үмәктә Бөек Ватан сугышында катншкан авылдашлар истәлегенә куелган стенд янын төзекләндерергә җыенабыз.

Күл, тренажерлар, юл...

Павел МИНЕЕВ, Зәй районының Баграж авыл җирлеге башлыгы:

– Сарсаз Баграж чиркәве каршындагы бөя чистартып тирәнәйтелде. Яңа торба салып, ташлар түшәгәч, матур күлгә әйләнде. Район башлыгы Разиф Кәримов ярдәме белән «Агросила» грантын алып, Сарсаз Баграж клубының юешләнгән стеналарын яңадан күтәртеп, җылылык торбалары уздырдык, түбәсе калай белән ябылды.

Узган ел Югары Багражда ФАП ачылып, каршында спорт тренажерлары мәйданчыгы ясалды. Быел, “Татнефть”нең махсус гранты исәбенә, Урта Багражда да спорт тренажерлары куябыз. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Урта Багражда Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә салынган һәйкәл төзекләндерелде. Тыл ветераннары истәлегенә стела куелды. Урта Багражның үзәк урамында, авыл башыннан баргандагы күпер киңәйтеп ясалды.

2026 елны Сарсаз Багражда үзара салым акчасына юлга вак таш түшәү дәвам итәчәк. Махсус программа нигезендә, 3 километр 6000 метр арада юлга асфальт җәяргә исәплибез.

Бу яңа елда, үзара салым акчасына, Югары Багражның Совет урамы юлына вак таш салуны төгәллисе бар.

Часовняга нигез салынды

Алия ГЫЙЛЬФАНОВА, Зәй районының Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы:

– Җирлеккә 4 авыл керә: Түбән Биш, Куш Елга, Шыкмай, Пусташит. Пусташитта (Бишсубашы) барлыгы 106 кеше – керәшеннәр, татарлар яши. Узган ел авылда үзара салым акчасы һәр кешедән 600әр сумнан җыелды. Ул акчага авыл зираты койма белән әйләндерелде. Авылның ике урамында да баганалардагы электр лампалары алмаштырып торылды. Пусташит уртасына кәрәзле элемтә өчен вышка урнаштырылды. Быел үзара салым акчасы Тукай урамы юлына вак таш җәяүгә тотыла. “Татнефть” гранты исәбенә, Пусташитта яңа скважина казылып, су башнясына тоташтырылачак.

Түбән Биштәге 263 кешенең 50дән артыгы – керәшеннәр. Узган ел үзара салым акчасына К.Маркс урамы юлына вак таш җәелде, урам уты каралды. Кәрәзле телефон вышкасы куелды. Махсус программа нигезендә, спорт мәйданчыгы төзелде: волейбол, баскетбол һәм мини-футбол корылмалары урнаштырылды. Бюджет акчасына Молодежная урамы юлына вак таш түшәлде, суүткәргеч алмаштырылды. Халык ярдәме белән, Түбән Биш мәктәбе янында, элекке чиркәү урынында яңа часовняга нигез салынды. Быел Полевая урамында юлга вак таш җәю күздә тотыла. Сабантуй урынын төзекләндерүне дә шул акча исәбенә эшләргә уйлыйбыз.

СВОда һәлак булганнар истәлегенә – стела

Радик ЕФИМОВ, Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы:

– Җирлек Дүсмәт, Иске Комазан, Акман, Комазан башын берләштерә. Бездә «Нократ» агрофирмасы, 1 зур фермер хуҗалыгы, 3 пилорама бар. Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбендә 24 бала укый. 2 бакчага 7 бала йөри. Халыкка социаль-рухи хезмәт күрсәтү өчен, 4 клуб, 4 китапханә, 1 чиркәү, 2 мәчет бар. Җирлектәге 329 хуҗалыкта 796 кеше рәсми теркәлгән. 2025 елда халыктан 300 мең сум үзара салым акчасы җыелды. Аңа урам лампочкалары алмаштырылды, кыш айларында кар чистартылды. Комазан башында, Акманда юлларга вак таш түшәлде. Дүсмәттә газ торбаларына, өйләргә аву куркынычы булган агачлар киселде. Иске Комазанда яңа башня профнастил белән әйләндерелде, скважина өчен бина төзелде. Комазан башында буа чистартылды.

Җирлектә терлек асраучылар күп. Узган елның 1 ноябренә туплаган исемлектән күренгәнчә, җирлектә 939 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 312 башы – савым сыерлар. Җирлектә 52 баш ат асрала.

Дүсмәттә, халык үзара җыелышып, авыл зиратына яңа вагон куелды, мич чыгарылды. Дүсмәтнең икенче чишмәсенең тирә-ягы чистартылды.

2026 елда салым акчасы бер кешедән 500әр сумнан җыела. Бу акчага урам баганаларындагы янып чыккан лампочкаларны яңаларына алмаштыру, кар чистарту күздә тотыла. Акманда юл салу дәвам итә. Иске Комазанда яңа башняга су тоташтырып, халыкны су белән тәэмин итәчәкбез.

Зират өе яңартылачак

Сергей СТЕПАНОВ, Мамадыш районының Никифорово авыл җирлеге башлыгы:

– Безнең җирлектә ике авыл бар: Чиябашы (Никифорово) һәм Сәртәк. Гражданнар җыенында бу ел өчен үзара салымны 500әр сумнан җыярга дигән карарга киленде. Чиябашында 180гә якын кеше яши. Шуларның 152се – үзара салым түләүчеләр. Бу елда үзара салым акчасына Чиябашының Карл Маркс урамындагы юлны төзекләндерүне дәвам итәргә җыенабыз. 2025 елда бу урам юлының 132 метрын тигезләп, вак таш түшәдек, аны салуга 265 мең үзара салым акчасы керде.

Үткән ел җыелган 76 мең сумның 1 сумына 4 сум исәбеннән дәүләттән субсидия бирелде. Ул акчаның 40 меңе урам утларын карауга тотылды. 75 меңе кар чистартуга китте.

Уртак көч белән, узган ел Никольский чиркәвенең бер бүлмәсен ремонтладык. Быел зират өен яңартуда да халык актив катнашыр, дип өметләнәм.

Грант акчасына – трактор

Николай МОРОЗОВ, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы:

– 2025 елда, үзара салым акчасына, Керәшен Сәрдәсендә һәм Көлкәмәрдә чишмәләрнең тирә-ягы төзекләндерелде, суга төшүчеләргә җайлы булсын өчен баскыч ясалды. Үзара салымга килгәндә, дәүләт субсидия кушып биргәннән соң, ул Керәшен Сәрдәсендә – 1 милион 295 мең сум, Көлкәмәрдә 305 мең сум тәшкил итте. Һәр җыелган 1 сумга район бюджетыннан 1 сум өстәлде. Моның өчен район башлыгы Рәис Сөләймановка халык рәхмәтле. Ул акчага юллар төзекләндерелде. Грантка тракторлы булдык. Трактор тагылма кораллар – махсус кар көрәткеч һәм күтәрткеч җайланма белән кайтартылды. Бу техника 3 миллион 200 мең сумга барып басты.

Район бюджеты исәбенә җирлектә балалар уен мәйданчыгы ясалды, Керәшен Сәрдәсендә – 2, Көлкәмәрдә һәм Иксуарда 1әр чүп-чар түгү урыны булдырылды. Урамнарда өстәмә 12 фонарь-яктырткыч куелды. Янып чыккан 10 фонарь алмаштырылды. Авыл халкы ярдәме белән, чиркәү төзекләндерелде. Чиркәү бинасының тышкы ягы ремонтланды, буялды, качлар яңартылды. Җиңүнең 80 еллыгына Рус Сәрдәсендә һәйкәл куелды. Быел үзара салым акчасына янгын сүндерү өчен махсус резервуар урнаштырабыз.

ФАПлы, «Беларус»лы булдык

Юрий АНТОНОВ, Сарман районының Ләке авыл җирлеге башлыгы:

– Узган ел җирлектә ике олы вакыйга булды: беренчесе, Ләкедә фельдшер-акушерлык пункты төзелде; икенчесе – грант акчасына “Беларус” тракторы кайтартылды. Аңа отвал-эттергеч көрәк сатып алуда район башлыгы Фәрит Хөснуллин булышты. Кыш соң килсә дә, кар яумаган көн юк, шушы яңа “Беларус”та Ләке урамнарын Юрий Терентьев кардан чистарта. Иске тракторда Дружба урамы карын Николай Ямашев эттерә.

ФАП өчен үзебез сайлаган урын “Минстрой”дагы генераль планга туры килмәде. Нәтиҗәдә, ФАП иске клуб урынында, сазлыклы җирдә салынды. Аның тирә-ягындагы җирне тигезләп тә карадык, әмма.... Сазлыкны киптерү өчен, быел ФАП янында траншея казырга җыенабыз.

2025тә, үзара салым акчасына, Ләкедә һәм Дружбада урам утлары каралды, кар чистартылды. Урамдагы багана утларын алмаштыруда Ләкедә Александр Андров, Вильям Тазов һәм шофёр Иван Антоновның хезмәте зур булды. Ләкедә үзара салым акчасының 245 меңе Нагорный урамындагы юлны күтәртеп, гравий түшәүгә тотылды (аны төзекләндерүдә Урожайный урамы егетләре акчалата ярдәме итте). Дружба зиратының карт агачлары да үзара салым акчасына киселде, бу эш быел төгәлләнәчәк.

Ләке чиркәвендә, һәр среда көнне прихожаннар СВОдагы якташларга окоп шәме ясарга, кием тегәргә йөриләр. Чиркәүне Түбән Чыршылыдан Лидия Карпова һәм Ләкедән Ирина Галимҗанова карап торалар, чиркәү ишегалдындагы карны Михаил Прасов көри. Җирлеккә караган Җәзекәүдә хәзер кеше калмаса да, тарихи архитектура һәйкәле булган чиркәвен прихожаннар карап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев