Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Урта Баграждан Наталья Петрова яралы кошларны дәвалый

Зәй районы Урта Баграж авылыннан волонтер Наталья Петрова үз йорты хуҗалыгында агуланган кошлар, яраланган, канатлары кайрылган бөркет, лачыннарны дәвалый.

Ул үзе ике бала анасы, Урта Баграж авылында гади авыл тормышы белән яши. Көндәлек мәшәкатьләр, хуҗалык эшләре белән беррәттән кошлар тәрбияли, табигатьне ярата. Соңгы елларда аңа ярдәм сорап бөтен республикадан киләләр. Ул кошларны коткару хезмәтен оештырган. Аңа урамнарда, юлларда, урманда зыян күргән канатлыларны китерәләр. Наталья аларны дәвалый, тәрбияли, кайгырта, ә ныгыгач, иреккә җибәрә. 

«Мин үземнең һәр тәрбияләнүчем өчен бөтен йөрәгем белән янам. Кош газапланганда, ничек ярдәм итәргә икәнен аңламаганда йоклый алмыйм, тамагымнан ризык үтми, хәтта. Балалар һәм ирем инде минем «кошлар палатасына» төнге сәгать икедә дә чыгып китүемә күнектеләр», — ди Наталья.

Аның өендә кошлар өчен үзенчәлекле госпиталь. Волонтер авыру кошларны ветеринар табибка күрсәтә, интернет челтәре аша башка шәһәрләрдәге орнитологлар белән киңәшләшә. Катлаулы булмаган операцияләрне (яраны ачарга, яраны тегәргә) ясарга Наталья үзе өйрәнгән. Ә катлаулы очракларда башка шәһәрләрдән хирурглар эзли. Ул берничә ел волонтерлык итү дәверендә йөздән артык кошка үз вакытында ярдәм итә алган. Аларның күбесе озак дәваланудан һәм тернәкләнүдән соң табигый яшәү тирәлегенә әйләнеп кайткан.

Натальяның «клиентлары» арасында вак кошлар гына түгел, чын гигантлар да бар. 2025 елның февралендә лачынның табигатькә кайта алуы Наталья өчен зур җиңү була. Кош көчле агуланган булган, озак дәваланганнан соң, анализлар һәм тикшерүләрнең яхшы нәтиҗәләрен алгач, ул иреккә җибәрелгән.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев