Урта Баграждан Федора Краснова кулдан ясалган бизәнү әйберләрен кадерләп саклый
Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче Федора Краснова үзендә элгәредән сакланып калган бизәнү әйберләре турында сөйләде.
Без тарихыбызның һәр бөртек кыйммәтен сакларга тиешбез. Бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, милли киемнәребезнең матур бизәкләре – болар барысы да безнең ата-бабаларыбыздан калган зур байлык.
Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче Федора Краснова үзендә элгәредән сакланып калган бизәнү әйберләре турында сөйләде:
«Миндә озак еллар буе борынгы сыргалар һәм балдаклар саклана. Бәлки, бу әллә ни кызыклы нәрсә кебек тоелмас та, әмма минем өчен алар бик кадерле. Беренчедән, безнең халкыбыз һәрвакыт хезмәт сөючән булган, кирәкле әйберләрне үзе ясаган: кирпечен дә суккан, самоварын да, казанын да койган, паласын да тукыган, хәтта бизәнү әйберләрен дә үзе ясаган. Менә шундый матур бизәкләрне тудыру өчен күпме кул көч, фантазия һәм тырышлык кирәк булгандыр!
Икенчедән, бу балдакларны әбием дә, әнием дә озак еллар буе бармакларында йөрткәннәр. Хәтта аларның төсе, җылысы да калган кебек тоела. Бу бизәнү әйберләре кайчан ясалганын төгәл әйтә алмыйм. Фигуралы кисемлесен әбием киеп йөргәнен хәтерлим. Ул 1897 елгы иде. Металл балдаклар, мөгаен, соңрак, бирнә әзерләгәндә ясалгандыр, дип уйлыйм. Ә калганнары көмештән ясалган».
Федора түти аларны бик кадерләп, өйдә суккан киндер чаршауга төреп, истәлек итеп саклый.
Фото Федора Красновадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев