Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Урта Багражда тагын бер заманча урын барлыкка килде

Зәй районының Урта-Баграж авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл һәм балалар уен мәйданчыгы янында тренажерлары куелды.

Авылда биш урам тренажеры «Татнефть» хәйрия фонды грантын откан акчага куелды. Тиздән үзара салым акчасына тагын биш тренажер урнаштырылачак.

Һәйкәл һәм балалар уен мәйданчыгы янындагы спорт һәм балалар мәйданчыгы — хәзер бердәм уникаль урынны тәшкил итә.

Спорт залларына еш йөрү мөмкинлеге булмаган балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр ел әйләнәсе үзләренә уңайлы вакытта һәм бушлай тренажерларда шөгыльләнә ала.

«Татнефть» тормышка ашыра торган проектлар нәтиҗәсендә авыл халкының тормышы үзгәрә, уңайлырак була бара. Монда теләсә кайсы вакытта шөгыльләнергә була. Бу көннәрдә тагын берничә яңа тренажерлар Таганрог шәһәреннән кайтып җитәчәк. Аларны авыл ир-атлары үз көчләре белән урнаштырачак.

Фотолар җирлектән.

Зәй офыклары, Клара Ермолаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев