Ел башыннан Татарстанда 343 термонокта теркәлгән һәм урман янында 291 янгын чыккан.
Әлеге саннар узган елгы күрсәткечләрдән дүрт тапкырга артыграк. Бу атнада җылыну сәбәпле, вазгыять катлауланырга мөмкин.
«Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Республикада учак ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыелган», - дип искәртте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.
Бу атна ахырында төбәк халкын Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көннәре көтә. Кешеләр буш вакытларын табигатьтә үткәрергә, урман янындагы сулыкларга ял итәргә чыгарга ярата.
«Барлык татарстанлыларны да кагыйдәләрне үтәргә сорыйбыз, бигрәк тә Май бәйрәмнәренең икенче яртысы алдыннан», - дип өстәде Сөнгатуллин.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев