Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Үри халкы Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Сусловны онытмый

Василий Алексеевич Суслов сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз», «Ватан сугышы» орденнары, “Батырлык өчен”, “Җиңү” медальләре белән бүләкләнә.

Ул 1926 елның 20 октябрендә Балык Бистәсе районының Үри авылында туа. Әтисе Алексей дәдәйнең гаиләсе бай, хезмәт сөючән, күп балалы була.

Бөек Ватан сугышының тәмамланганына быел 80 ел була. Яшь буынга 80 ел элек булган вакыйгалар, аның илебез халкына күпме кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, югалтулар китерүе турында тарих укытучыларыннан, әби-бабайлар сүзләреннән, мәктәп дәреслекләре һәм китаплары битләреннән генә билгеле. Ул елларда кешеләрнең кичергән барлык газапларын без, солдатларыбызның гомере бәрабәренә яулап алынган тыныч вакытта яшәүче балалар беркайчан да белә алмаячакбыз.

Бөек Ватан сугышы рус халкын бер Зур Кызыл байрак астында берләштерә. Үз җирләрен яклау өчен бөтенесенә әзер булган солдатлар дүрт ел буе батырларча сугыштылар. Утлар, сулар кичкән шул ветераннар арасында минем дә әтием бар.

Василий Суслов 1926 елның 20 октябрендә Үри авылында туа. Алексей дәдәй гаиләсе бай, хезмәт сөючән, күп балалы була. Революциягә кадәр алар авылда тегермән тотканнар, алма бакчалары булган. Василийның бабасы патша армиясендә хезмәт иткән вакытта Наполеонның Бонапартына каршы хәрби походларда катнашкан, 1815 елда Парижда булган дигән ниндидер мәгълүмат бар.

Василий унҗиде яшькә кадәр гадәти тормыш белән яши. Аннан армиягә китә. Аларны бер ел дәвамында сугышка әзерлиләр. Унсигез яше тулуга фронтка озаталар. 1944 елның 5 маеннан 1945 елның 2 маена кадәр 49 дивизиянең 212 полкы составында гаять зур юл үтә. Сталинград, Орлов, Курск дугасы, Белоруссия, Польша җирләрен, азат итүдә катнаша. Яшь солдат куркуын җиңә алган, сугышырга өйрәнгән, дошман аткан тавышны узып китмәсәң, үзе үтерелергә тиешлеген аңлаган. Ә тормыш – кешенең җирдәге бердәнбер бәхете.

Сугыш учагында исән калу җиңел булмаган Василий дәдәйгә. Берлинга якынлашып килгәндә рациядән Германия башкаласында көчле сугышлар баруы хакында хәбәр итәләр аларга. Сугыш кырындагы бәрелешләрдә үлем белән еш очрашырга туры килә аңа. Берлинга барып җиткәнче яралана ул, уң аягына снаряд кыйпылчыклары эләгә. Шуңа карамастан ул фронтта кала.

8 майда «Берлин – наш!» дигән куанычлы хәбәр тарала. “Җиңү хәбәрен ишетүгә Рейхстагка бардык, стенада үз имзабызны калдырдык. Җиңелү белән килешергә теләмәгән фашистлар бертуктаусыз аттылар, күпләрнең гомере шунда өзелде»,- дип сөйли иде безгә Василий дәдәй.

Җиңүдән соң ул 22че аерым батальонда безнең гаскәрләрнең кыр ныгытмасын саклау составына кереп Германиядә 7 ел хезмәт итә, патруль хезмәтен башкара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз», «Ватан сугышы» орденнары, “Батырлык өчен”, “Җиңү”медальләре белән бүләкләнә.

1950 елда туган авылына кайта. Сугыштан соң укытучылар институтын тәмамлый. Тыйнак, сабыр укытучы Котлы Бүкәш, Шеморбаш сигезьеллык мәктәпләрендә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1954 елда күрше Теләче районының Карабан авылы кызы белән гаилә коралар. 1962 елда күрше авылга йөреп эшләргә авырыксына башлый һәм “Победа”колхозына хисапчы булып эшкә урнаша. Аннан кибеттә эшләп ала. 59 ел иңне-иңгә куеп, бер ул, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Сугыш яралары үзенекен күрсәтә башлый. Авыруы көчәя һәм 2013 елда вафат була. Кабере туган авылында. 60 ел бергә яшәүләрен Евдокия Леонтий кызы балалары, оныклары янында ялгызы гына каршы алды.

Безнең әтиләребез, бабайларыбыз яулап, көрәшеп алган күгебез һәрчак аяз булсын, сабыйлар күз яше беркайчан да түгелмәсен, дөньялар имин булсын! Ул чактагы бик авыр, дәһшәтле көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

Евдокия ТОЛСТОВА,

Балык Бистәсе районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев