Хәбәрләр

Үрәсбаштан Артур Никоноров – Кукмара йолдызчыгы

20 январьдә Кукмара сәнгать мәктәбе базасында «Кукмара йолдызчыклары – 2025” конкурсының йомгаклау туры узды.

 Үрәсбаш авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче керәшен малае Артур Никоноров, 5-11 яшьлек балалар арасында “хореография” номинациясендә 1 урынга лаек булды. Артур керәшен, удмурт, мари халык биюләрен башкарды.

Артур кулына Дипломын алгач нык сөенгән.  

“Киләчәктә тагын конкурсларда катнашырмын. Бию миңа бик ошый”, – диде горурланып.

Уңышлар телибез, Артурга! Үткән елда да Кукмара районында үткәрелгән «Хуҗиәхмәт укулары» IX Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, беренче урынны яулган иде ул.


Нет комментариев