Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Үрәсбашның күркәм гаиләсе - Светлана һәм Радим Андреевлар

Кукмара районының Үрәсбаш авылынна керәшенчә марафонда катнашучы Любовь Павлова авылдашлары - Андреевлар турында язды.

Авылыбыздагы күркәм гаиләләрнең берсе — җырлы-моңлы Светлана һәм Радим Андреевлар. Гаилә башлыгы маллар караса, хатыны — кибетче. Икесе дә Үрәсбашта туып-үсәләр. Егетнең гармунда уйнавына ияреп җырларга ярата кыз. Бер генә бәйрәм дә алардан башка узмый. «Киләчәктә бергә булырга тиешле балалар болар», дип юрый өлкәннәр. 1994 елны җыр-моңга бай Андреевлар гаиләсе туа. Светлана ягы туганнары җыруга оста булса, Радимныкылар өздереп гармунда уйный. Тормышларын тагын да тулыландырып, мәхәббәт җимешләре Богдан дөньяга аваз сала. 

«Әтиемнең оста итеп уйнавына сокланып, кулыма гармун алдым. Башта көйләрне чыгару авыр булды, әмма әти ярдәм итте. Хәзер рәхәтләнеп уйныйм, гармунга кушылып җырлыйм. Миңа керәшен көйләре, җырулары аеруча якын», — ди Түбән Үрәс мәктәбенең 8нче классында укучы Богдан.

Әти-әнисе аның сәләтен үстерергә омтыла. Богданны атнага ике тапкыр Манзарас мәдәният йорты директоры Руфинә Филиппова янына дәресләргә йөртәләр. Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның быел уздырылган «Туым жондозы» конкурс-фестивалендә — I дәрәҗә лауреат дипломына һәм «Туганайлар» газетасының махсус бүләгенә ия булды Богдан. Бу җиңү — Андреевлар гаиләсе өчен зур вакыйга, авылыбыз өчен горурлык. Гаиләдә җылы мохит һәм ата-ана бер-берсенә терәк булганда, бала күңелендә дә изгелек, матурлык орлыклары чәчелә шул.

Фото: Алсу Сәләхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев