Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Үмер авылының «Сөнәкәй» керәшен ансамбле халыкны үзенең җырулары белән сөендерә

Бу коллектив теләсә кайсы бәйрәмнең чын бизәге.

Өч дистә елдан артык Бакалының Үмер авылы мәдәният йортыннан «Сөнәкәй» керәшен ансамбле район халкын һәм кунакларны үзенең җырулары белән сөендерә.

Бу коллектив теләсә кайсы бәйрәмнең чын бизәге. Аның чыгышы - район тантаналарының аерылгысыз өлеше.

Үмер авылы клубы методисты Ирина Маркова, ансамбль җитәкчесе Светлана Васильеваның халык җырларына ихлас мәхәббәте ансамбльгә дәрт бирә. Аларның тырышлыгы белән ансамбльнең репертуары тулыландырылып тора.

Коллективта төрле һөнәр һәм төрле яшьтәге кешеләр бергәләп кабатланмас атмосфера тудыра.

«Сөнәкәй» репертуары үзенең байлыгы һәм төрлелеге белән таң калдыра: йола җырларыннан һәм дәртле такмаклардан башлап керәшеннәрнең «Олы кон», «Кичке уен», «Питрау», «Аулак», «Эбиемнен кунел сандыгы», «Туй куренеше» кебек көнкүрешен һәм традицияләрен чагылдыручы композицияләргә кадәр бар анда. Республика һәм төбәкара фестивальләрдә һәм конкурсларда күп санлы җиңүләр артистларның югары осталыгын раслый.

Ансамбль якташлары үзешчән композитор Леонид Давыдовның җырларын да халыкка таныта. Әлеге җырларның да сүзләрен, көен Леонид Давыдов иҗат иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев