Үмер авылы клубы җитәкчесе Ирина Маркова халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү өчен янып йөри
Башкортстаның Бакалы районында мәдәният хезмәткәрләренең эшлекле киңәшмәсе булды.
Эшлекле киңәшмә районның Нәҗип Асанбаева исемендәге мәдәният сараенда булды. Анда Бакалы районындагы барлык мәдәният хезмәткәрләре — методистлар, бәйрәм, кичә, очрашу кебек зур чараларны оештыручылар җыелды. Алар мәдәни-ял итү учреждениләре методистларының республика күләмендәге «Грани мастерства-2025» конкурсына хәзерлек буенча фикер алыштылар. Үзләренең идеяләре белән уртаклаштылар, хәзерлек мәсьәләләре дә каралды.
Киңәшмәдә районның Үмер клуб методисты Ирина Маркова да катнашты. Методист буларак, ул бу киңәшмәнең үзенә бик файдалы булуын, эш барышында кулланырдай күп нәрсәләр белүен әйтте.
Ә хәзерге вакытта Үмер авылы мәдәният хезмәткәрләре күрше Татарстан республикасының Мамадыш авылында уздырылачак «Питрау-2025» фестиваленә әзерләнә. Ирина Маркова өчен ул аеруча җаваплы, чөнки аның кызы Лиана быел да «Кряшен Чибяре» конкурсында үз көчен сынап карарга булган. Үз якыннары гына түгел, барлык Үмер кешеләре, Бакалы районы халкы Лиана Маркова өчен җан атачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев