Тырышкан табар: Ләкедән 29 яшьлек Максим Андров терлекчелек белән шөгыльләнә
Сарман райоынының Ләке авылында булып, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Максим Андровны, аның әтисе Сарман районының керәшен җәмгыяте җитәкчесе – Александр Петрович белән күрешеп, танышып кайттык.
Александр Андров 1971 елда Чаллы шәһәрендә туган, хәзерге вакытта да шунда яши.
«Әтием Петр Александрович тумышы белән Түбән Чыршылы, әнием – Мария Петровна Ләке авылыннан. Балачакта җәйге каникуллар Ләке авылында дәдәйләрдә үтә иде, маллар көтү, печән чабу, урып-җыюда катнашу – үзе бер бәхет», – дип искә алды ул.
Мәктәп, училище тәмамлый, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Соңрак, өйләнеп, хатыны белән бергә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Үз бизнеслары бар. 2009 елда үз инициативасы белән авылдагы храмны торгызу эшен башлый. Беренче келәү 2012 елның апрелендә Олы көн бәйрәмендә уза. Монардан тыш та, Александр Петрович Ләке авылына ярдәм итәргә тырыша, ел саен үткәрелә торган Питрау бәйрәмендәге «Керәшен чибәре» проектын үткәрүне дә үз кулына алган. Хәзерге вакытта өлкән улы Максим авылда сыерлар фермасы тота, ит сату белән шөгыльләнә. Шулай ук, бодай һәм арпа үстерәләр. Атлар да тоталар. Бик күп төрле авыл хуҗалыгы техникалары да бар. Чәчү, уңыш җыю вакытында техника кирәк булганда авыл халкы аптырап тормый, аларга килә.
Максим әле бары 29 яшьтә генә, бер ул үстерәләр. Хатыны Казан кызы – Рәмзия тормыш иптәшенә һәрвакыт терәк. Максим механик белгечлеге алса да, күңеле авыл хуҗалыгына тартыла. 2017 елда алар җимерек хәлдәге утарны арендага алып, фермерлык эшенә керешәләр. Башта бер генә сыер була, тырышлык, хезмәт сөючәнлекләре мал санын арттырырга ярдәм итә. Максим әйтүенчә, ул бу эшне бик ярата һәм киләчәктә ферманы тагын да зурайтырга хыяллана.
«Хәзерге вакытта фермада кышын 3, ә җәен 5 кеше эшли. Иң җаваплы чор – сыерларның бозаулау вакыты. Элек район ветеринарларын ярдәмгә чакырсак, хәзер бу эшне дә үзләштердем, белемемне даими рәвештә арттырып торам. Бүгенге көндә хуҗалыкта 40 сыер, 37 тана, 25 бозау һәм 5 ат бар. Җәй көне маллар өчен аерым көтүлек тә каралган», – дип сөйләде Максим Александрович.
Яшь фермерның максаты – авыл хуҗалыгында уңышларга ирешү һәм авыл җирендә яңа мөмкинлекләр тудыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев