Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Туым Жондозы» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале быел ундүртенче тапкыр уздырылачак.

Әлеге конкурс Татарстан мәдәният министрлыгы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, керәшеннәрнең «Бермәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Конкурс керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү, халык җыруларын башкаручы талантлы үзешчәннәрне барлау, иҗат коллективларының профессионал дәрәҗәсен арттыру, толлерантлыкны ныгыту максатыннан үткәрелә. Ул, гадәттә, ике елга бер уздырыла.

Конкурста соңгы өч елда (2020, 2022, 2024 еллар) Гран-при ияләре булган коллективлар һәм солистлар фестивальдә  катнаштырылмый.

Фестиваль 3 яшь категориясендә уздырыла:

  • 7 яшьтән 11 яшькәчә - балалар группасы;
  • 12 яшьтән 17 яшькәчә - яшүсмерләр группасы;
  • 18 яшьтән 35 яшькәчә - яшьләр группасы.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  • «Халык вокалы» (соло);
  • «Фольклор-эстрада вокалы» (соло);
  • «Фольклор-этнографик ансамбль»;
  • «Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль»;
  • «Этник вокаль-инструменталь башкару».

Катнашучыларның үз төбәкләрендәге халык җыруын башкарулары һәм шул төбәктәге керәшен милли киеменнән булулары хуплана!  Конкурска гаризаларны 21 ноябрьга кадәр түбәндәге электрон почтага ccemelyanova@mail.ru юлларга кирәк.

Белешмәләр өчен телефон:  +7 (843) 293-16-29, +7-902-718-84-86.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев