Казанда II шәһәркүләм «Идел буе варислары» дигән фестиваль-конкурс бара.
Әлеге конкурс мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында уздырыла. Күпмилләтле республика буларак, бу конурсның максаты балаларда Татарстанда яшәүче җирле халыкларның культурасына, шул исәптән милли традицияләрне саклауга, үстерүгә игътибар юнәлтү, халыклар мирасына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
3 этаптан торган бу конкурста «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты, нагайбәк кызы Юлия Туктарёваның улы Савелий да катнаша. Әлбәттә, әнисе ярдәме белән. Алар, бергәләп, конкурста керәшен культурасын тәкъдим итәләр.
«Сайлап алу турына видео төшереп җибәрдек. Анда керәшеннәр турында сөйләдек, бәйрәмнәребез, киемнәребез белән таныштырдык. Иҗат номеры да кирәк иде. Мин думбырада уйнап җырладым, улыбыз Савелий миңа кушылды. Без аны видеога төшереп, конкурска юлладык. Тагын бер этап – милли ризык әзерләү. Улым әбисе белән пирмәнкә пешерде. Хәзер инде нәтиҗәләрне көтәбез», – дип язды Юлия Туктарёва.
Нет комментариев