«Туганайлар»ның баш редакторы Юлия Губина «Милли хәзинә» тапшыруында булды
«Туганайлар» редакциясе баш редакторы-җитәкчесе, Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены Юлия Губина «Татарстан-24» телеканалының «Милли хәзинә» тапшыруында кунак булды.
«Милли хәзинә» проекты Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында тормышка ашырыла, алып баручысы — Илүзә Бикчәнтәева.
Тапшыру барышында Юлия Губина «Туганайлар» газетасы һәм журналистларның керәшен авыллары белән элемтәсе турында сөйләде. «Мирас» китабы язылу, аңа материаллар туплау буенча мәгълүмат булды. Шулай ук, халык йолаларын, мирасын һәм бәйрәмнәрен саклауда зур эш башкаручы республика керәшен оешмасы, аның «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле турында да сүз булды.
«Туым Жондозы» фестивале, «Айбагыр» этнолагере кебек проектларның мөһимлеге искәртелде. Тапшыру эфирга март ахыры, апрель башларында чыга, вакытын хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев