«Туганайлар»ны Бакалыда да укыйлар
Бакалы районының Үмер авылы клубы җитәкчесе Ирина Маркова «Туганайлар» газетасына язылуы һәм андагы яңалыкларны кызыксынып укуы турында сөйләде.
Безнең редакция хезмәткәрләре Башкортстанда яшәүче Бакалы районы керәшеннәре белән тыгыз элемтәдә торалар. Алар турында күп кенә язмалар әзерләнде. Анда яшәүче туганыйларыбызның йола-гадәтләре, күренекле кешеләренең тормыш юллары яктыртыла.
Ирина Маркованың сүзләренчә, Үмер авылында «Туганайлар»ны авыл клубында халык белән бергәләп тә укыйлар. Бакалыдан газетага язылучылар да бар икән. Бу, әлбәттә, бик сөенечле күренеш.
«Газетада басылган язмалар, бигрәк тә тарихи һәм мәдәни темаларга багышланганнары, яшь буынны үз тамырларына, йола-гадәтләренә бәйләү өчен дә бик мөһим. Үземнең дә балаларым «Туганайлар»ны беләләр, һәр саны белән кызыксынып баралар», – дип әйтә Ирина Маркова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев