«Туганайлар» редакторы газетага иң күп язылучы районнарны атады һәм подписка чорында теләктәшлек иткән карендәшләргә рәхмәт әйтте
“Туганайлар” газетасы редакциясе баш-редакторы-җитәкчесе Юлия ГУБИНА 2025 елда газетаның медиа-планы бай һәм киң кырлы булуын ассызыклады.
Хөрмәтле карендәшләр! Зур өметләр һәм ышанычлар белән яңа елга аяк бастык. “Туганайлар” газетасын иң күп яздыртып алучы керәшеннәрнең Мамадыш, Түбән Кама, Яр Чаллы, Питрәч һәм Зәй төбәгендә яшәгәнлеген билгеләп үтәм. Күп еллар дәвамында “Туганайлар”ның тугры дуслары булган газета укучыларыбызның барысына да рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Халыкны “Туганайлар”га яздыртуда актив эш алып барган җирле керәшен оешмалары җитәкчеләренә, спонсорларга, активистларга тау итеп, саулык телибез. Аеруча зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитинга, Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләймановка һәм Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовка рәхмәт.
Мамадыш керәшен оешмасы лидеры Степан Спиридоновка, Түбән Кама керәшеннәре лидеры Тамара Баһаветдиновага, Яр Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агаповка, Тукай районы керәшен оешмасы җитәкчесе Григорий Петровка, Сарман керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Андровка, Питрәч районы бүлеге җитәкчесе Лидия Пронинага һәм башка җирле оешма җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез.
Күп еллар буена безгә ярдәм итеп килүче, туганнарына, активистларга һәм ветераннарга, бүләк буларак, газетабызны яздыручы киң күңелле дусларыбыз – Казаннан Николай Кутузов, Түбән Камадан Геннадий Муллин һәм башкаларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
2025 ел Россиядә Ватан сакчысы елы буларак үтәчәк. Шул уңайдан, газетабызда Бөек Ватан сугышында үзләрен аямыйча көрәшкән ветераннарыбыз, тыл ветераннары һәм махсус хәрби операция илебез бөтенлеген саклаучы батыр егетләребез, аларның гаиләләре турында язарбыз. Тарихыбызны, асыл затларыбызны барлауны; йолаларыбызны саклауны да дәвам итәрбез. Кулга-кул тотынып эшлик, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев