Түбән Каманың “Семья” паркында “Керәшен дигән халык бар” фестивле булды
Керәшен культурасына багышланган төбәкара бу фестиваль өченче мәртәбә уздырылды.
11 июль кичендә Түбән Каманың “Семья” паркында оештырылган “Керәшен дигән халык бар” фестиваленә керәшен фольклор ансамбльләре җыелды. Алар Түбән Кама районының барлык керәшен авылларыннан, Сарман һәм Мамадыш төбәкләреннән килгәннәр иде.
Фестивальне ачу тантанасында Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Каманың мактаулы гражданины, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, шәһәрдәге дуслык йорты директоры Васил Хафизов, төрле милли оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Бу кичне, “Семья”ның амфитеатрны хәтерләткән мәйданы сәхнәсендә, бер-бер артлы, керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.
Быел тамашачыны зур яңалык көткән иде, ул – шәһәр янәшәсендә генә диярлек урнашкан Түбән Афанас авылы керәшеннәренең “Субай” фольклор ансамбле чыгышы. Әле яңа гына оешып килә торган “Субай”ның бу халык каршында, зур сәхнәдә беренче чирканыч алуы булды. Людмила Батаева җитәкчелегендәге бу ансамбль үз авылларының элгәредән сакланып килгән такмакларын башкарды.
Ерак араларны якын итеп килгән карендәшләрне – Мамадыш шәһәренең “Урагай” ансамблен (җит. – Татьяна Петухова), Сарман районының Ләке авылыннан олыларның “Игәнә”сен (Раилә Асанова) һәм балаларның “Айбагыр”ын (җит. – Римма Антонова) тамашачы кат-кат алкышлады.
Фестиваль сәхнәсендә Түбән Кама районының “Сүрәкә” һәм “Җиз кыңгырау” (җит. – Ольга Вәлиуллина), Кече Җирекле авылының “Җирекле моңнары” (җит. – Гөлшат Хөсәенова), Нариманнан “Нариман керәшеннәре” (җит. – Ксения Федотова), Байданкиноның “Көмеш су” ансамбле (җит. – Вероника Боярова), “Балчыклы җиңгиләре” ансамбльләре, Красный Ключ поселогыннан “Баш чишмә” гаилә ансамбле (җит. – Надежда Кузьмина) берсеннән-берсе матуррак керәшен көйләрен җырладылар.
“Тулпар” җыр һәм бию ансамбленнән Илдар Шәяхмәтов һәм Радмила Вәлиуллина биюен, Кирилл Шакиров белән Марьяна Бухарованың “Думбыра”сын, “Җиз кыңгырау” ансамбле солисты Валерия Михайлованың “Их, керәшен кызлары”н яратып тыңладылар. Валерия Васильева һәм Галина Буланованың Бакалы керәшеннәре җыруын кат-кат алкышладылар.
“Балчыклы җиңгиләре”нең Питрау бәйрәменә багышланган театральләштерелгән күренешне караганда, 12 июльдә – Келәтле, 19 ында Җөри Питравына барырга ниятләп утыручылар да табылмый калмагандыр.
Тамашчылар арасында, җыру тыңлый-тыңлый, миллли күргәзмәләрне караучылар да күп булды. 75нче балалар бакчасы әзерләгән күргәзмәне караганда, үзеңне элгәреге керәшен йорт-җиренә килеп кергәндәй хис итәсең. Талдан үрелгән читән, өй яме булган сугылган киндер бистәрләр, челтәр ашъяулык ябылган өстәл, андагы милли ризык, самавыр – күңелне балачакка алып китә... Өлкәннәр уйлары белән еаркта калган узганнарда йөрсә, яшьләр җырга тартылды. Кызлар һәм малайлар өчен дә уеннар оештырылган иде. “Апуш” китапханәсе хезмәткәре Ирина апалары Калмыкова оештырган Питрау уеннары кызыклы булды, ахры. Ул тирәдә бала-чаганың шатлыклы чыр-чуы тынып тормады.
“Керәшен дигән халык бар” фестивален йомгаклап, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова анда катнашкан һәр кешегә – кич буе халыкны керәшен җырулары дөньясына сәяхәт иттергән фольклор ансамбльләренә, аерым җыручыларга, уеннар оештыручыларга рәхмәт белдерде. Фестивальдә катнашкан коллективларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев