Түбән Каманың керәшен ансамбльләре этноконцертта чыгыш ясадылар
Түбән Каманың «Сибур»предприятсендә чын дуслык һәм күпмилләтле бердәмлек бәйрәме узды.
Биредә халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективлары һәм һәр көн шәһәр заводларында эшләүче үзешчән артистлар тамашачыларга «Күпмилләтле Яңа ел» дип исемләнгән Яңа ел программасын тәкъдим иттеләр.
«Концертның аерым кунаклары булып мигрант эшчеләр булды, алар өчен бу кичә зур һәм дус җәмгыятьнең бер өлеше булып хис итү мөмкинлеген булдырды. «Сүрәкә» халык керәшен фольклор ансамбле каршында оешкан "Җиз кыңгырау" ансамбле, шулай ук «Сүрәкә» халык ансамбле аккомпаниаторы Илфат Абдулла да Яңа ел этноконцертында чыгыш ясадылар. Атмосфера чынлап та җылы һәм күңелле булды, һәр тамашачының күңелендә иң якты һәм шатлыклы Яңа ел тәэсирләре калдырды», – дип яздылар җизкыңгыраулылар.
Фото: Народный фольклорный ансамбль кряшен «Сурякя»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев