Түбән Каманың керәшен яшьләр ансамбле «Җиз кыңгырау», җитәкчеләре Ольга Вәлиуллина белән бергә, «Апуш» балалар китапханәсендә ел саен үткәрелә торган «Библионочь» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Быелгы акция темасы — «Халыклар бердәмлеге — Россия көче!».
«Яшь кунаклар керәшен баш киемнәре турында сөйләгәннәрне һәм яшьләр ансамбле башкаруындагы халык җыруларын кызыксынып тыңладылар — хисләр һәм соклану югары дәрәҗәдә иде!
Аннан соң, ансамбль 75нче номерлы балалар бакчасына юнәлде, аның җитәкчесе Любовь Эргерт яшьләр өчен экскурсия үткәрде һәм бакчаның үзенчәлекләре турында сөйләде: монда сабыйлар Татарстанда яшәүче халыклар белән танышалар. Керәшен мәдәниятен өйрәнүче 10нчы төркем балалары һәм ата-аналары чын артистлардай инсценировка күрсәттеләр, керәшен биюләрен башкардылар, халык уеннары да уйнадылар. Очрашуны йомгаклап, «Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбле борынгы җыру башкарды, ә Түбән Кама керәшеннәр җәмгыяте идарәсе җитәкчесе Тамара Баһаветдинова исеменнән балалар тәмле бүләк һәм «Кряшен халык әкиятләре» китабы алдылар», – диде Ольга Валиуллина.


Фотолар: Динара Фатхуллина.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев