Мамадыш районының Югары Әрнәш (Казаклар) авылында туып, бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче Зоя Данилова «Туганайлар» газетасын яратып укый.
«Туганайлар»ны яраткан газетабыз дип кенә атау аз. Ул һәр керәшен кешесе өчен чын дус, акыллы киңәшче һәм хәтта сердәш тә. Зоя түти Данилова да бу хакта үз фикерләрен әйтеп үтте:
— «Керәшен кешесе күңеленә, җанына нинди азык кирәк булса, бу газета битләрендә шуларның барысын да таба ала. Үзем газетаның һәр санын игътибар белән укыйм, үземә кирәкле мәгълүматны алам. Газетаның темаларның төрлелеге һәм эчтәлегенең кызыклы булуы бик ошый. Җәйләрен күбрәк авылда яшим, оныкларым да кайталар. «Туганайлар»ны аларга да күрсәтәм, бергәләп укыйбыз. Аларга киләчәктә дә үз йола-гадәтләребезне онытмаска, газетага да язырга киңәш итәм», — ди Зоя Ивановна.
«Туганайлар»га барлык почта бүлекләрендә һәм, шулай ук «Почта России» сайтлары аша онлайн да язылырга мөмкин.
Подписка буенча 8917 250 97 95 номерына яза аласыз!
Нет комментариев