Кайбыч ягында элгәре киелгән милли киемнәр шушы якка гына хас булып, Татарстанның башка районнарындагы карендәшләребез киемнәреннән аерылып торган.
Элгәре әни-әбиләре кигән милли киемнәр турында безгә Хуҗа Хәсәннән Ольга түти Боярина язды:
«Бәләкәй чакта ук әби-әниләрнең керәшен киемнәренә сокланып карый идем. Бик килешеп тора иде ул киемнәр безнең әниләребезгә. Ә хәзер бу киемнәрне без истәлек итеп, кадерләп саклыйбыз. Төрле бәйгеләрдә, чаралар үткәргәндә һәм бәйрәм концертларына киябез. Милли киемнәрнең төсен югалтмыйбыз, элгәреге байлыгыбызны онытмыйбыз, яшь буынга да күрсәтәбез дигән максатта кулланабыз.
Бу киемнәрне киеп төрле гореф-гадәтләрне искә төшерәбез, яшьләр белән бергәләп кичке уен — Питрау, Май чабу, Рождествоны бәйрәм итәбез. Авылыбыз халкы милли киемнәрен югалтмый, яшь буынга мирас итеп, музейларга тапшыра, анда саклана».
Ольга Боярина фотосы
Нет комментариев