Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Камадан Ләйлә Сөнгәтуллина: “Микуш дәдәй белән Аннук түти икенче гаиләмә әйләнде”

Яшьлек елларында укытучы булып Теләче районының Субаш авылында эшләгән Ләйлә Сөнгатуллина бүгенге көндә дә субашлылар белән тыгыз элемтәдә.

Кешене язмыш кайларда гына йөртми, кемнәр белән генә очраштырмый.

“Минем юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Шуларның берсе – Аннук түти. Күңеле, жаны-тәне белән чын керәшен хатыны. Аның белән беренче очрашулар һаман истә. 1999 елда юллама белән, үз авылымнан 40 километр ераклыктагы керәшен авылы – Субашка эшкә җибәрделәр. Квартир хуҗаларым Аннук түти белән Микуш дәдәй мине үз кызлары кебек кабул иттеләр. Алар мине, мин аларны яраттым. Микуш дәдәй белән Аннук түти икенче гаиләмә әйләнде. Уллары Питернең өй сала башлаган елы, бергәләп осталар туйдырдык. Хәзер бик еш пешермәсәк тә, ул чакта бишбармагын да пешереп ашата идек. Ул вакытта интернет юк, ашларны повар Даниядән күргәннәр белән генә сайлап пешерәбез. Яллардан соң, кич мин авылдан килгәндә түти белән дәдәй капка төбендә үк каршы алалар иде. Микуш дәдәй вафат инде. Аннук түти кызы Таня белән гомер итә. Яраткан килене Лариса, Улы Петр, кызлары Лида, Надя, Таня, Венера, Ниналарның җылысын тоеп яши Аннук түти. Без дә бүгенге көндә дә үзара хәл белешеп торабыз, бәйрәм белән котлашабыз”, – дип сөйләп үтте Ләйлә.


Әле ул Аннук түтинең Грапый исемле дусты булуын, аларга кич утырырга йөрүләрен дә искә төшерде:

“Бик дини карчык. Мин аларга туган телдә язылган Библияне кычкырып укыйм, елап тыңлыйлар иде. Шушы авылда мин яхшылык, матурлык төшенчәләрен башка яктан күрдем. Күңел матурлыгының дәрәҗәсен аңладым. Күңелләре матур субашлыларның. Кичләрен яшьләр спортзалда җыела идек. Нардуганның ни икәнен миннән сорый аласыз. Пасха турында да сөйли алам. Качману үзе бер могҗиза. Кара мунчаны да шушы авылда күрдем. Рождество көннәрен дә матур итеп уздыру насыйп булды. Кеше көнләшерлек хәлләр. Субаш егетләре бик зур хөрмәт белән карадылар без укытучыларга. Рәхмәт аларга. Озатып куялар, баш иеп, диярлек, исәнләшәләр. Гомеремнең бер елын гына Аннук түтиләр белән үткәрдем, ләкин гомер юлымның зур маягы булып яналар”

 

Фотода Аннук түти Подьячева һәм Ләйлә Сөнгатуллина.

Ләйлә Сөнгатуллина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев