Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Камадан Галина Буланова сабый чакта Бал Спасы бәйрәме уздырганнарын искә төшерде

Түбән Кама шәһәренең «Баш чишмә» керәшен фольклор ансамбле солисты Галина Буланова Бал Спасына бәйле истәлекләре белән уртаклашты.

Бал Спасы умартачылар бәйрәме дә булып тора. Беренче Спаска умарта кортлары бал җыюдан, бал ясаудан туктый. Умартачылар бал аерта, аны чиркәүләрдә аруландыралар. Бу – элек-электән килгән йола.  Халык арасында яшәп килә торган ышанулар буенча, беренче Спастан соң гына балны ашарга яраган.

«Баш чишмә» керәшен фольклор ансамбле солисты Галина Буланова Бал спасына бәйле хатирәләре турында сөйләде.

«Без бәләкәй чакта, Бал спасында, авылдагы балаларны умартачы ишегалдына җыя иделәр. Умарта тотучы кешеләр бал алып чыгып, аны савытка агызып, безне сыйладылар. Ә йорт хуҗасының хатыны кызларга, малайларга әле пичтән яңа гына алынган, кетердәп тора торган хуш исле ипи бирә иде. Без бала-чаганың ничек сөенгәнен күрсәгез иде ул вакытта», – дип яза Галина Петровна.

Галина Петровна балачак хатирәләрен яңартып, «Юмарт умартачы» дигән күргәзмә дә ясап куйган. Ул күргәзмәдә умартачы сыны, умарталар, кәрәзләр дә бар. Хәтта бер читтә кибәнгә кадәр ясап куелган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев