Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Камада студентлар керәшеннәр белән таныша

Түбән Кама шәһәрендәге медицина колледжында «Керәшен дигән халык бар» фолк дәресе уздырылды.

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте тарафыннан Пушкин картасы кысаларында оештырыла торган фолк дәресләрнең чираттагысы медицина колледжында булды. 

 

Бу фолк дәрес Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан вакытта уздырылганлыктан, студентларны, иң элек, керәшеннәрдән чыккан геройлар белән таныштырдылар. Алып баручы Ольга Афонова Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган карендәшләребез, аларның фронттагы батырлыклары турында сөйләде. Булачак медиклар, шулай ук, керәшеннәр һәм халкыбызның борынгыдан сакланып калган бай мирасы, кием үзенчәлекләре турында да бик күп кызыклы мәгълүмат ишетте.

 

Залны тутырып утырган ак халатлы кызлар һәм егетләр каршында Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, «Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбле һәм аның солисты Валерия Васильева чыгыш ясады. Студентлар алар өстендәге затлы керәшен милли киемен күреп һәм борынгы җыруларны, дәртле көйләрне ишетеп сокланып тыңлап утырдылар. 

Керәшен биюе буенча оештырылган мастер-класс барышында, студентлар арасында бию элементларын отып алып, кат-кат кабатлаучыалры да булды. Милли баш киеменә кагылышлы мастер-класста кызлар бик теләп катнашты.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев