Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Түбән Кама муниципаль районы Сабантуенда Вадим Демидов баш батыр калды

Түбән Каманың Трудовой поселогында яшәүче Вадим Демидов – көрәшчеләр нәселеннән. Милли көрәштә ул абсолют җиңүче булды.

Бу егет — районыбызның Трудовой поселогында яшәүче көрәшчеләр нәселеннән. Вадимның бабасы Федот Александрович «Трудовой» совхозында гомер буе К-700 тракторында эшләп, «Почёт билгесе» орденына һәм медальләргә лаек булган мактаулы механизатор иде. Хезмәт алдынгысы Федот Демидов көрәш батыры буларак та дан казанды. Түбән Кама төзелгәнче район үзәге булган Ширәмәт Сабантуенда ул өч мәртәбә абсолют җиңүче булган, авыл мәйданнарындагы җиңүләрен санап бетерерлек түгел.

Федот дәдәйнең көрәшче каны улы Александрга һәм оныгы Вадимга да күчкән. Башта «Трудовой» совхозында, аннары «Бәхетле-Агро» җәмгыятендә «КамАЗ» машинасы йөрткән Александр Федотович — үзләренең Трудовой Сабантуенда, шулай ук, Олы Атыда да мәйдан тоткан кеше.  

Аның улы Вадим да кечкенәдән авыл Сабантуйларында малайлар белән көч сынашкан. Үсә төшкәч, әтисе аны Олы Атыга, Пётр Пепенеев җитәкчелегендәге көрәш секциясенә алып бара, малайның осталыгы анда шактый арта. Түбән Камадагы «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнә башлагач, Вадим Татарстан һәм Россия беренчелегенә яшьләр арасында үтrәрелгән ярышларда җиңүләр яулады. Мәктәптән соң Казан архитектура һәм төзелеш институтын тәмамлаган егет шәһәребездәге «Барс» компаниясенең төзү-монтаж участогында мастер булып эшли. Көрәшне ташламый, ярышларда шәһәр данын яклый.

Шунысы да игътибарга лаек, соңгы 5 елда Түбән Камада үткәрелгән Сабантуйларның 4есендә Трудовой поселогында яшәүче карендәшләребез батыр калды: Алексей Журавлёв (2022 елда), Константин Морозов (2023), Артём Морозов (2024), Вадим Демидов (2026).

Абсолют батыр Вадим Морозов Сабантуйның иң олы бүләге булган тәкәне иңнәренә күтәреп, йөгерә-йөгерә, мәйдан әйләнде. Түбән Кама район башлыгы Радмир Беляев тапшырган «LADA Granta» автомобиленә утырып та мәйдан урады. 

Быел Түбән Кама Сабантуендагы милли көрәштә уңышка ирешкән спортчылар арасында керәшен егтеләре байтак иде. 18 яшькә кадәргеләр арасындагы көрәштә Артёмның улы Егор — 2нче, Владислав Карпов 3нче урынны алды. 

Ветераннар арасында карендәшебез Яков Тазов — 2нче урында.

Төп көрәштә авырлык үз үлчәвендә Антон Бачков (65 килогаммга кадәр) — 1нче, Сергей Парфёнов (75кә кадәрге үлчәүдә) — 3нче, Артём Морозов (115кә кадәргесендә) — 2нче урында. 115тән авырраклар арасында 1нче урынны Вадим Демидов яулады, 2нче урында — Константин Морозов, 3нчедә — Алексей Журавлев.

Икенче көнне районның Түбән Уратма авылында уздырылган Сабантуйда да карендәшебез Константин Морозов баш батыр булып калды.

Виктор ШАДРИН,
Түбән Кама шәһәренең Сабантуеның спорт комментаторы.

Альбина Вәлиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев