Түбән Юшады авылында Ибану бәйрәме гөрләп үтте
Хәбәрләр

Түбән Юшады авылында Ибану бәйрәме гөрләп үтте

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында Ибану бәйрәме узган. Бәйрәм уен-көлке, котлаулар белән үрелеп барган.

Чумылдыручы изге Иоанн пагамбәрнең туган көнендә күп авылларда чиркәүдә келәүләр булды, бәйрәм үткәрелде. Түбән Юшадыдан Наталья Чепкасова үз авылларында узган бәйрәм турында сөйләде:

«Түбэн Юшадыда бу көнне, элгәредән үк, Ибану бәйрәме дип йөртәләр. Хәтта, явып киткән яңгыр да бәйрәм кәефен бозмады. Быел яңгыр инде ялыктыра башласа да, Ибану бәйрәмендә яңгыр явып киткәнне элек-электән яхшыга юраганнар. Бәйрәмебездә Сарман районының Ләке авылы мәдәният йортынның «Игәнә» халык фольклор ансамбле һәм Минзәлә районының Яна Мәлкән авылыннан «Мәлкәнәй» халык фольклор ансамбльләре кунак булдылар. Алар,  уенын-чынын бергә кушып, кара-каршы такмак әйтештеләр, биюдә ярыштылар, аркан тартышуда үзләренең көчләрен сынап карадылар», – диде.

Бәйрәмгә җыелган халык та тик тормаган, кунакларга кушылып уйнп-җырлап, биеп, уеннарда катнашып күңел ачкан..

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев