Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Түбән Биштә махсус хәрби операциядәгеләргә булышу йөзеннән «Бердәмлек» төркеме эшли

Әлеге төркем 2024 ел башында оеша. Анда барлыгы 18 кеше эшли.

«Бердәмлек» төркеменә, өлкән яшьтә булуларына карамастан, тормыш мәшәкатьләрен онытып мәдәният йортына маскировка челтәрләре үрергә ашыгалар. Күңел җылысын биреп үргән челтәрләр солдатларның гомерен саклап калырга ярдәм итә бит.

«Якташларыбызга булышып,  игелекле эш башкарабыз», — дип әйтә челтәр үрүчеләр.

Наталья Александровна җитәкчелегендә маскировка челтәр үрү, кирәкле әйберләр җыю, посылкалар формалаштыру һәм башка төрле эшләр башкара.

Зәй шәһәреннән, хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм белән төнлә күрү приборы, рация, квадрокоптер, бинокль һәм башка әйберләр озатылды. Монда да күп кенә авылдашлар ярдәм кулы сузды, акчалата ярдәм иттеләр.

«Без – һәрберебез җиңүгә үз өлешебезне кертәбез: җылы оекбаш, бияләй, перчаткалар бәйләп посылкалар җибәрәбез, маскировка өчен челтәрләр үрәбез. Безнең көчебез — бердәмлектә. Түбән Биш мәктәбе укытучылары, укучылары, сугышчыларга окоп шәме ясыйлар. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышланган күргәзмә дә — безнең иҗади эш. Әлеге егетләрнең һәрберсе белән горурланабы. Еллар тыныч булып, әлеге егетләребезнең һәрберсен туган якларында, туган йортларында таза-сау килеш күрергә язсын», – дип язды марафончы Лариса Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев