Түбән Биштә чиркәү төзелеше: бергәләп изге эшкә кушылыйк!
29 июньдә, Зәй районының Түбән Биш авылында, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий бәхиллеге белән, изге Гурий Казанский хөрмәтенә булачак чиркәү төзелеше урынында келәү узган иде.
Отец Родион җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, чиркәүнең тизрәк төзелүе өчен теләк итүне көчәйтергә һәм бу ару эштә барлык битараф булмаган кешеләрнең ярдәм итүен сорады. Шулай ук, Ходайның чиркәү төзелешен бәхилләп, бу изге эштә катнашучыларга ярдәм бирәчәгенә өмет белдерде.
Хөрмәтле карендәшләр, иман йортын төзү-гади эш түгел һәм шактый акча таләп итә торган эш.
“Бу ниятне уртак тырышлык белән тормышка ашыра алачагыбызга ышанабыз. Хәзерге вакытта эшчеләребез чиркәүне торгызу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Төп төзелеш эшләре, стена өю башланды инде. Төзелеш ике төзүче, һәм җайлары булган авыл дәдәйләре ярдәме белән башкарыла. Әмма алда җаваплы һәм чыгымлы этаплар бар: түбә һәм гөмбәз төзү, тәрәзә һәм ишекләр монтажлау, инженерлык коммуникацияләр, эчке бизәлеш һәм иман йортының кырыйларын әйләндереп алу өчен коймалар төзекләндерү. Әлеге изге эшкә ярдәм итәргә теләүчеләр шушы номерга +79173920039 Кузнецова Клара Алексеевнага мөрәҗәгать итә ала», – дип яздылар Түбән Биш авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев