24 мартта Зәй районының Түбән Биш авылы мәдәният йортында Артур Ибраһимовның «Күрше авыл догалары» пьесасы буенча куелган спектакль беренче мәртәбә күрсәтелде. Автор премьера турында үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.
«Күрше авыл догалары» — үзешчән театрның батырлыгы! Бу пьесамны Зәй районы Түбән Биш авылы үзешчәннәре коллективы «Идел йорт» фестивале өчен сәхнәләштергәнен премьерага ике көн калгач кына белдем. Алдан ук әйтеп куйдылар: татар-керәшен катнаш авылы, якын-тирәдә дә, шулай ук, ике «төрле» халык бердәм булып гомер-гомергә яшәп яталар икәнен.
«Булды бу!» — дип куркып куйдым. Пьесам туп-туры оясына килеп эләгә икән. «Я кул чабачаклар, я авылдан куып чыгарачаклар» - дигән уйлар белән юлга чыктым.


Авылның мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Вәлиәхмәтова (ул режиссёр да) үзе дә борчылганын белдерде. Тик берни эшли алмаганнар: китапны кулга алуга, пьесаны укый башлауга, шунда ук рольләрне бүлеп, алар эзләгән, көткән әсәр эләккәнен аңлаганнар. Ике халык, ике дин, бер тормыш, бер тарих. «Куймый булдыра алмыйбыз», — дип кыска гына җавап бирделәр актёрлар, хәлләрен сорагач. Җитмәсә, фестиваль темасы да бит — «халыклар бердәмлеге».
Әйе, үзешчәннәр. Булмаган вакытларын табып йөрүчеләр. Әйе, авыл. Әйе, барысы да үз куллары белән. Ләкин спектакльнең дәрәҗәсе, минемчә - иртәгә үк гастрольләр булырга тиеш! Актёрлар — браво! Режиссёр — афәрин! Халык кабул итте, халыкка ошады. Чын күңелдән уңышлар телим!

Ә пьесама килгәндә, менә шушы катнаш авылда яшәп ятучы кешеләргә атап язылды да инде ул. Хыялны тормышка ашырдыгыз. Рәхмәт сезгә, «Түбән Биш театры»
Фотолар Түбән Биш мәдәният йортыннан.
Нет комментариев