Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Төзелеш материалларына бәяләр 15 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

2026 елда Россиядә төзелеш материаллары уртача 14-15 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Төзелеш материаллары җитештерүчеләрнең илкүләм берләшмәсе ассоциациясе башкарма директоры Антон Солон «Татар-информ»га шундый фаразын җиткерде.

Төп фараз — күпчелек материалларның ел дәвамында 14-15 процентка кыйммәтләнүе. Югары инфляция һәм логистик проблемалар сакланганда аерым категорияләргә бәяләр үсеше 30-40 процентка җитәргә мөмкин. Бигрәк тә металл продукциясе һәм дивар блоклары (газ-бетон, кирпеч) кыйммәтләнергә мөмкин дип билгеләде Солон.

Эксперт билгеләп үткәнчә, төзелеш материалларына бәяләр үсеше инде берничә ел күзәтелә. Россия Төзелеш министрлыгы, Росстат һәм тармак аналитиклары мәгълүматлары буенча, узган елда ил буенча бәяләрнең уртача үсеше якынча 11 процент тәшкил иткән. Төбәкләрдә күрсәткечләр аерылырга мөмкин.

Ул шулай ук искәрткәнчә, төзелеш материалларын сатып алу өчен иң отышлы чор булып ел башы кала, ул вакытта сәүдә челтәрләре узган сезоннан калган әйберләрне сата.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев