Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы срогы 5 көнгә күчерелә

Россиядә 2026 елның 1 мартыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы срогы айның 10сыннан 15енә күчереләчәк, дип белдерде Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов.

Ул аңлатканча, кайбер россиялеләргә хезмәт хакын айның 12сендә яки 15ендә түлиләр. Һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү срогын нәкъ менә гражданнарга аны вакытында түләү өчен күбрәк вакыт бирү һәм штраф санкцияләре куркынычын киметү максатыннан күчерәләр.

Срокларны күчерү шулай ук идарәче компанияләр һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр өчен түләүләрне планлаштыру һәм эшкәртүне дә гадиләштерәчәк. Шул рәвешле, ай башында оешмаларның бухгалтериясенә йөкләнеш кимиячәк, дип искәртте Колунов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев