Тихвин чиркәвендә престол бәйрәме узды
9 июль — Алла Анасының Тихвин тәресе көне. Бу — Казандагы Тихвин чиркәвенең престол бәйрәме. Алла Анасының Тихвин чиркәвендәге бәйрәм Литургиясен протоиерей Владимир Самойленко җитәкләде.
Иртән иртүк Тихвин чиркәве бар керәшеннәрне келәүгә җыйды.
Келәү чиркәү-керәшен телендә булды. Аны Казан духовная семинариясе ректоры, протоиерей Владимир Самойленко җитәкләде. Бәйрәмгә керәшен священникларының күбесе җыелган иде. Алар — Тихвин чиркәве настоятеле Алексий Колчерин, Яр Чаллы шәһәренең «Неупиваемая Чаша» настоятеле протоиерей Владимир Иванов, Балык Бистәсе районының Иванай авылы чиркәве настоятеле иерей Илия Миннихачев, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле иерей Димитрий Сизов һәм башкалар.

Халык та күп җыелган иде, берпгәләп келәү иттеләр. Казан шәһәренең «Айбагыр» ансамбле түтиләре керәшен күлмәкләрендә килеп, халкыбызның матур җыруларын да башкарып, дини бәйрәмгә тагын да тантаналык өстәде.
Келәүдән чыгучылар Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә зур көч куйган, күп еллар анда настоятель булган отец Павел Павловның ишегалдындагы кабере янында да тукталдылар.


ВИДЕО:
- Алла Анасының Тихвин тәресе хөрмәтенә бер престоллы таш храм XVII гасырның икенче яртысында төзелгән.
- Совет чорында ташландык хәлгә килә.
- 1990 елларның беренче яртысында Казан керәшеннәре келәүләргә Петропавловск соборына йөргәннәр. Ә 1996 елдан, Тихвин чиркәвен торгызу эшләре башлангач, керәшен җәмәгатьчелеге шунда күченә.
- 1997 елда Тихвин чиркәве Казан епархиясенә кайтарыла. Шәмәхә-зәңгәр төстәге храм бинасы — Казанның иң нәфис корылмаларыннан берсе. Хәзерге вакытта, Болак артының бу төп православие храмы Татарстанның керәшен приходлары үзәге булып тора. Аның янында атнакөн мәктәбе һәм халык хоры эшли.
- Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә зур хезмәт куйган кеше — протоиерей Павел Павлов (2019 елда вафат булды). Аның тырышлыгы белән чиркәү сафка бастырыла һәм яңа сулыш алып эшли. Келәүләр чиркәү-керәшен телендә уздырыла башлый һәм Тихвин чиркәве Татарстан керәшеннәренең төп иман йортына әверелә.
- Бүгенге көндә Алла Анасының Тихвин тәресе чиркәвенең настоятеле — протоиерей Алексий Колчерин.
Тихвин тәресе — кодрәтле. Беренче дәвалау очраклары 1844 елда теркәлгән. Ә 1859 елда Иске Татар бистәсендә пожар вакытында храм өстендә Богородица образы барлыкка килә, шуннан соң янгын кинәт туктый. Шул вакыйгалардан бирле чиркәү һәм Тихвин тәресе приходка күп санлы прихожаннарны җәлеп итә торган изге урын булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1870 һәм 1890 елларда прихожаннар саны арту сәбәпле, храм ремонтланган. Шул ук вакытта аңа Ходаебыз Иисус Христосны каршы алуга багышлап һәм Изге тын иңү хөрмәтенә тагын престоллар төзелгән.
Алиса Ахметшина фотолары һәм видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев