Тихвин чиркәвендә бәйрәм Литургиясе узды
9 июль — Алла Анасының Тихвин тәресе көне. Бу — Казандагы Тихвин чиркәвенең престол бәйрәме. Алла Анасының Тихвин чиркәвендәге бәйрәм Литургиясен протоиерей Владимир Самойленко җитәкләде.
Иртән иртүк Тихвин чиркәве бар керәшеннәрне келәүгә җыйды.
Келәү чиркәү-керәшен телендә булды. Аны Казан духовная семинариясе ректоры, протоиерей Владимир Самойленко җитәкләде. Бәйрәмгә керәшен священникларының күбесе җыелган иде. Алар — Тихвин чиркәве настоятеле Алексий Колчерин, Яр Чаллы шәһәренең «Неупиваемая Чаша» настоятеле протоиерей Владимир Иванов, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле иерей Димитрий Сизов һәм башкалар.

Келәү барышында, певчийларга кушылып, храмдагы бар халык «Ышанамын» иманын җырлады.
Халык та шактый җыелган иде, берпгәләп келәү иттеләр. Келәүдән чыгучылар Тихвин чиркәвен төзекләндерүдә зур көч куйган, күп еллар анда настоятель булган отец Павел Павловның ишегалдындагы кабере янында да тукталдылар.


Фото: Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев