Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Теләкләр чынга ашканда

«Туганайлар»ның социаль челтәрләр редакторы Алиса Ахметшина кичектереп килгән теләген тормышка ашырган. Ул Мәскәүдәге Покров ставропигиаль хатын-кызлар монастырена, Изге Матрона янында булып кайтты.

Күңелдә йөргән хыялның тормышка ашуы кайчакта вакыт булудан да, теләкнең көчлелегеннән дә, финанс ягыннан да тормый. Шуңа да андый чакта, «сәгате сукмаган булгандыр», диләр. Боларга өстәп, «аның өчен күңелең белән, җаныңның һәр күзәнәге белән әзер булырга да кирәк», дип әйтер идем. Бу — минем фикер, һәркемнең үз уедыр.

Тормыш юлымда Изге Матрона Московскаяның кайчан килүен төгәл әйтә алмыйм. Аның тәресе, аңа багышланган китапның, иманнарның миңа ничек килеп эләгүен дә хәтерләмим. Ниндидер бер могҗиза белән килде алар. Шунысын тәгаен беләм, Изге Матрона мине ярдәменнән ташламады, аның булышуын һәрвакыт тойдым.

Моннан берничә ел элек, күңел тынычлыгы җуелып, җаныма урын таба алмый бәргәләнгән көннәрдә «Мәскәүдәге Покров ставропигиаль хатын-кызлар монастырена барачакмын» дип, үз-үземә сүз бирдем. Анда 1998 елдан Изге Матронаның тән калдыклары саклануын белә идем. Ай арты айлар уза торгач, берничә ел үтеп тә китте, никтер, Изге Матронага баруым кичектерелә килде. Ә бер көнне аңым, җаным-тәнем белән вакыт җиткәнен тойдым.

Изге Матрона исән чагында чәчәкләр яраткан — кыр чәчәкләре, розалар һәм хризантемалар. Шуңа күрә аның янына так сандагы (!) чәчәкләр белән киләләр. Матрона яныннан да беркем буш кул белән китми — бүләккә чәчәк бирәләр. Ул чәчәкне чәеңә салып эчәргә, коена торган суыңа салырга була. Кайберәүләр, саклавыч итеп, үз яннарында йөртәләр. 

Монастырь эче искиткеч матур, бар җирендә тәртип-чисталык күзгә ташлана. 

Изге Матрона Московскаяның тәресе янына — бер чират, тән калдыклары янына — икенче чират. Ул ике аерым чират шактый озын булып, озак торырмын дип уйлсаң да, бик тиз уза. Изге теләгең һәм ак күңелең белән килгәндә, чиратта көтеп торуы авырмени инде?! Изге Матрона:

«Барыгыз да, барыгыз да минем яныма килегез һәм, тере кешегә сөйләгәндәй, үзегезнең хәсрәтләрегезне сөйләгез. Мин сезне ишетеп торырмын да, ярдәм итәрмен», — дигән.

Чиратта торгандагы һәм Изге Матрона янына узгандагы хисләремне, күңел халәтемне язып тормыйм. Аны аңлату өчен сүзләр көчсез. 

Изге Матрона Московская янында үземне яңадан тугандай хис иттем. Монастырьда ару су алып, бүләк чәчәк белән, җаным чистарынып, сафланып саубуллаштым.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев