ОСАГО полисы машина хуҗалары өчен мәҗбүри документларның берсе санала.
Әмма кайбер очракларда Татарстанда яшәүчеләргә аны рәсмиләштермәскә рөхсәт ителә. Нинди очракларда ОСАГО кирәкми:
- транспорт чарасының тизлеге сәгатенә 20 километрдан югарырак булмаган очракта;
- транспорт чарасы ЮХИДИда теркәлергә тиешле транспорт чаралары исемлегенә кермәгән очракта;
- транспорт чарасы Россия Кораллы көчләре техникасы булган очракта;
- транспорт чарасы халыкара системаларда иминләштерелгән чит ил автомобиле булган очракта;
- транспорт чарасы җиңел прицеплар категориясенә караган очракта;
- транспорт чарасының классик тәгәрмәчләре булмаган очракта.
Нет комментариев