Татарстанга −27 градуслы  салкыннар килә
Хәбәрләр

Татарстанга −27 градуслы салкыннар килә

Татарстанлыларны салкын һава торышы һәм томан турында кисәттеләр

Иртәгә, 21 февральдә, Татарстанда һава торышы шартлары бозылыр, дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары аязганда −25..-26 градуска кадәр төшә. Республиканың кайбер районнарында, шул исәптән Казанда, томан булу ихтимал.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда атна азагына −27 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Татар-информ


Нет комментариев