Татарстанда команда-штаб өйрәнүләре башланды
Хәбәрләр

Татарстанда команда-штаб өйрәнүләре башланды

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларны 11 һәм 12 мартта планлаштырылган команда-штаб өйрәнүләре турында кисәттеләр.

Чаралар язгы ташу һәм табигый янгыннар вакытында персоналның әзерлеген һәм башка хезмәтләр белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген тикшерү максатыннан үткәрелә.

«Әгәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының техника колонналары хәрәкәтен, ашыгыч хезмәт вәкилләрен, шулай ук Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль ярдәмче системасы көчләрен һәм чараларын күрәсез икән, борчылмагыз», — дип искәрттеләр ведомствода.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев