Татарстанда көчле явым-төшем көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда көчле явым-төшем көтелә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда көчле җил, явым-төшем турында кисәтә.

17 июльдә көндез һәм 18 июльгә каршы төндә Татарстанда явым-төшемнең айлык нормадан 30-100 проценты көтелә — аларның иң күбе республиканың көньяк районнарында булачак.  Шулай ук тизлеге секундына 20 метрга кадәр булган көчле җил булачак. Урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә автомобильләрне реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында куеп тормаска киңәш итәләр. Шулай ук көчле җилдән йорт стеналары янында түбә төшү ихтималы аркасында качарга кирәкми.

Мондый һава торышында мөмкин булганча өйдә калырга, тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга, шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.

Ашыгыч очракларда 112гә шалтыратырга кирәк.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев