Татарстанда берничә фән укытучылары өчен грантлар күләме арттырылды
Хәбәрләр

Татарстанда берничә фән укытучылары өчен грантлар күләме арттырылды

Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләме арттырылды, алар 2025 елда бүлеп биреләчәк. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.

Физика-математика профиле укытучылары өчен грант түләүләре — 300 000 сумнан 344 828 сумга, физика-математика профиле яшь мөгаллимнәре өчен — 240 000 сумнан 275 862 сумга, ә физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен 90 000 сумнан 103 448 сумга кадәр артты.

Шул ук вакытта, грант алучыларның саны үзгәрешсез калды: физика-математика профиле укытучылары (100 кеше), физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре (100 кеше), физика-математика профиле яшь мөгаллимнәре (150 кеше).

Татарстан Хөкүмәте грант конкурсын ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән «Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел май аенда гамәлгә куйды.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев