Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде

Тиешле карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Беренче яңа чара – көндезге формада укучы йөкле хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум күләмендә түләү. Түләүне Татарстанда яшәүче һәм йөклелекнең 12 атнасыннан соң исәптә торучы Россия гражданнары ала алачак. 

Икенче чара – күпбалалы гаиләләрдәге балаларны урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә көндезге формада укыту чыгымнарының 30% компенсацияләү. Әлеге ярдәм чарасына  компенсация 2025 елның 1 сентябреннән башланган укуларга кагыла. Түләүне сорап ата-аналарның берсе яки күпбалалы гаилә составына керүче 23 яшькә кадәрге балигъ булган студент үзе мөрәҗәгать итә ала.

Өченче юнәлеш – яңа туган балалар өчен беренчел кирәкле әйберләрне прокатка бирү пунктларын булдыру буенча пилот проектын эшләтеп җибәрү. Түләүсез пунктлар социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында ачылачак. Яшь ярымга кадәрге сабыйлар тәрбияләүче һәм социаль критерийларга туры килгән ата-аналар (бала туу һәм тәрбияләү бәйле рәвештә ай саен пособие алучы 25 яшькә кадәрге һөнәри яисә югары белем бирү оешмаларында көндезге формада белем алучы студентлар, 30 яшькә кадәрге күпбалалы гаиләләр, ялгыз ата-аналар) вакытлыча бушлай коляска, карават, ходунки, коляска-чана һ.б. ала алачаклар. Барлык предметлар да түләүсез нигездә бирелә. 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев