Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама Сабантуенда керәшен йорты янында да тукталды

Рәисне һәм кунакларны керәшен яшьләренең «Җиз кыңгырау» фольклор ансамбле кызлары бистәргә куелган кош теле белән каршылады.

Түбән Кама районының керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова Рөстәм Миңнехановны керәшен йорты белән таныштырды. Кама буендагы бу ак каланың Актүбә һәм Чәбия кебек керәшен авыллары нигезендә төзелүе турында сөйләде. Яңа кала төзелешенә килүчеләрне Актүбә һәм Чәбия халкы керәшен кунакчыллыгы һәм якты йөз белән каршы алган. Шәһәр төзелешендә, иң беренчеләрдән булып, шушы авыл кешеләре эшләгән. Төзелешкә килгән белгечләргә, эшчеләргә һәр керәшен йортында урын табылган. Үзләренә торыр урын булганчы, алар керәшеннәр янында үз туганнарыдай яшәгәннәр.

Рөстәм Миңнехановка һәм Якутиядән килгән кунакларга Җирле керәшен оешмасы тарафыннан чыгарылган «Белый гусь, летящий к солнцу» китабын да бүләк иттеләр.

Түбән Кама керәшеннәр милли-мәдәни үзәге Сабантуй мәйданында корган җорттан көне буе халык өзелмәде. Аларны Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау» ансамбльләре җыру-бию белән каршы алды. Күчмә музей-йортның Түбән Кама төзелеше башланган елларны хәтерләткән экспонатларын озаклап карадылар. Стендтагы тарихи язмаларны да күздән кичерделәр.

Альберт Муклаков һәм Динара Фәтхуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев