Татарстан белән Калининград арасын тоташтырачак «автоавиаморепробег»та карендәшләребез дә катнаша
1 июльдә Казанның Җиңү паркыннан VIII «Җиңү юллары буйлап» патриотик сәфәренә чыгучылар юлга кузгалды.
1-14 июль көннәрендәге «Җиңү юллары буйлап» патриотик сәфәрендә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт шәһәрләреннән иллегә якын кеше катнаша. Араларында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүче карендәшләребез дә бар. Алар — совет офицерлары союзының Түбән Кама бүлеге комиссары Валерий Филиппов, бу бүлекнең матубгат хезмәткәре Виктор Шадрин, ә Яр Чаллыдан «Җиңү юллары буйлап» автопробегы штабы начальнигы, эчке гаскәрләр подполковнигы Валерий Максимов, шәһәр ветераннар советы члены Светлана Васильва (ул узган ел да катнашкан иде).
Виктор Шадрин әйтүенчә, Түбән Кама шәһәреннән «Җиңү юллары буйлап» сәфәрендә өч буын вәкилләре — ветераннар, Е. Королев исемендәге политехник колледжда белем алучы студентлар һәм аларның педагоглары катнаша. Алар юлда Россиянең 9 өлкәсендәге 20ләп шәһәрендә тукталачаклар. Мәскәү, Владимир, Суздаль, Переславль-Залесский, Петербург, Калининград һәм башка шәһәрләрдә Россия Кораллы көчләре ветераннары белән очрашу, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлләргә чәчәкләр кую, музейларны карау күздә тотыла…
«Җиңү юллары буйлап» сәфәрендә катнашучылар 1 июль иртәсендә Казан шәһәренең Җиңү паркында җыелдылар. Аларның сәфәре Казандагы патриотик митингта катнашудан башланып китте.
Билгеле булганча, 1 июль — хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Шул уңайдан, Җиңү паркында тантаналы митинг оештырылды. Митингта Бөтенроссия «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») ветераннар оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе, хәрби хәрәкәтләр ветераны генерал-майор Иван Стогниев, «Юнармия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы начальнигы генерал-майор Александр Бородин, Татарстан ришвәтчелеккә каршы тору советы җитәкчесе генерал-майор Сергей Алексеев һәм башка җитәкчеләр чыгыш ясады. Соңыннан хәрби хәрәкәтләр ветеран оешмасының бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Митинг парктагы Мәңгелек ут янында тәмамланды — Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Хөрмәт билгесе булып, Мәңгелек ут постаментына чәчәкләр һәм венок салынды.
«Җиңү юллары буйлап» патриотик сәфәренә чыгучылар да Җиңү Паркындагы Мәңгелек ут яныннан ерак юлга кузгалды. Митингтагылар аларның Бөек Ватан сугышында катнашкан данлы буынның сугышчан юллары аша үтеп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, озатып калдылар.

Виктор Шадрин архивы фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев