Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Татарча диктант» акциясе кайчан һәм ничек узачак?

Берничә атнадан елның иң көтеп алынган чараларының берсе — дөньякүләм белем бирү акциясе башлана. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана.

24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә XI «Татарча диктант» акциясендә бөтен дөнья татар телендә грамоталык дәрәҗәсен тикшерә алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы хәбәр итә.

Катнашу форматлары: офлайн — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда. Онлайн — рәсми сайт аша. Офлайн мәйданчыклар Россия төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да булдырылачак. Онлайн катнашучылар өчен исә махсус электрон формада диктант язу мөмкинлеге бирелә.

Офлайн мәйданчык оештырырга теләүчеләр 20 апрельгә кадәр diktant.tatar сайтында теркәлергә тиеш. Акцияне оештыру вакытында барлыкка килгән сораулар өчен МАХ һәм башка социаль челтәрләрдә махсус төркем булдырганнар. Мәйданчык оештырырга теләүчеләр әлеге төркемнәргә кушылырга тиеш.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев