Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ташкирмәннән Валентина Казанбаева: «Киңәшләшеп, серләшеп, 34 ел бергә яшибез»

Лаеш районының Ташкирмән авылыннан Валентина һәм Александр Казанбаевлар үрнәк гаиләләрнең берсе.

Валентина Владимировна чыгышы белән шушы авылдан. Үз авылы егете Александр Васильевич белән кавышып, ике ул — Дмитрий белән Василийны үстергәннәр.

«Мин унынчы классны тәмамлауга кияүгә киттем. Дусларым көлеп: «яхшы товарны кибет киштәсендә озак тотмыйлар» диләр иде. Пионер вожатый, китапханәче булдым. Балалар тапкач, 6 ел саклык банкында эшләдем. Шуннан соң, клубка урнашып, 20 елдан артык гомеремне мәдәният өлкәсендә үткәрдем. Ул еллар онытылмаслык булып күңелдә калды. Бер минуты да кадерле, күңелле чаклар иде ул. Әлбәттә, хатын-кызга мондый эшне алып бару өчен, иренең аңлавы, ярдәме кирәк. Бу яктан мин бәхетле, Александр бик булган, төгәл кеше. Мин — идея биреп торучы, ул — эшләүче. Шулай ук, улларым, туганнарым да булыштылар. Клубта эшләгәндә, Казанга йөреп, укып, үзем теләгән һөнәрне дә алдым. Менә шулай киңәшләшеп, серләшеп, 34 ел бергә яшибез. Нинди генә кыенлыклар чыкса да, беренче чиратта, гаиләм ярдәмгә килә. Һәрнәрсәне уртага салып сөйләшеп, эшлибез. Балаларны да яшьтән шуңа өйрәттек. һәрберебез үз фикерен әйтә. Шуннан соң гына кирәк дип тапкан эшкә керешәбез. Олы улыбыз өйләнгән, үз гаиләсе белән Казанда яши. Ә кече улыбыз, беренче айларыннан ук, махсус операциядә. Вакытлыча ялларга кайтып йөри. Хәбәрләшеп торабыз. Әле күптән түгел генә Василийга дүртенче медаль бирелде, ел саен Рәхмәт хатлары алабыз. Аллага шөкер дип, горурланып әйтәм, балаларыбыз тәүфыйклы, акыллы. Нинди генә эшкә тотынсалар да, кулларыннан килә. Һөнәрләре буенча икесе дә югары белемле электриклар. Тынычлык урнашып, улыбыз өйгә сау-исән кайтса, бар да әйбәт булыр», — дип гаиләсе белән таныштырды Валентина Казанбаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев