Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Ташкирмәндә мәктәп балалары өчен Олы көнгә багышланган интеллектуаль уен булды

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Лаеш районының Ташкирмән мәктәбендә укучылар өчен «Олы көн — җакты бәйрәм» дигән интерактив программа оештырды.

Интеллектуаль уен, «Кто хочет стать миллионером» форматында, театральләштерелгән тамаша буларак үткәрелде. Мәдәни үзәк белгечләре һәм шушы мәктәпнең 40тан артык укучысы катнашты.

Керәшен гаиләсе Марҗук түти белән Денет дәдәй (рольләрдә — Илүзә Галиуллина һәм Денис Михайлов) бу уенга 1 миллион акча оту теләге белән киләләр. «Акча отып, 10 сыер алабыз», дип хыяллана алар. Әмма, башта әле, әби белән бабайга Пасхага бәйле булган 10 сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде. Уенны алып баручы Лиана Самойлованың әби белән бабайга биргән сорауларына дөрес җавап сайларга залда утыручы балалар ярдәм итте. 

Денет дәдәй, уен барышында, Пасханың нинди бәйрәм икәнен аңлатып узды.

«7 январь, ягъни Рождество көнне Иисус Христос туган. 19 январьдә чумылдырылган һәм 33 яшендә, явыз җаннар тарафыннан тотылып, тере килеш Качка кадакланган. Шуннан бар дөньяны гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелгән һәм, шуннан башлап, бу көн — Олы көн дип атала», — дип сөйләде ул. 

Шулай ук, Олы көн алдыннан өй юу, бу көнгә бер атна кала бәрмәнчек алу, бәйрәм көнне күкәйләрне кызылга ману, кулич пешерү һәм башкалар турында әйтеп узылды. Элгәре вакытларда, Пасха көнне яшьләр таганда атынганнар, үзенә күрә, бу бер күңел ачу булган. Яшь чагында Денет белән таган атынганда танышканнары турында искә төшергәч, Марҗук түти думбрада уйнап Пасха көен җырлады. 

Иң сөенечлесе, залдагы балаларның һәрберсе Олы көн турында белә икән. Барысы бертавыштан яңгыратып, дөрес җавапларны әйтеп бардылар. 10 сорауга да җавап табылды, ә инде бүләккә акча түгел, ә Олы көннең 1 миллион кызыл күкәйләрен отты Марҗук түти белән Денет дәдәй. 

Балалар күкәй тәгәрәтүдә, чабаталы уенында да актив катнаштылар. Уеннарга мәктәп укытучылары да теләп кушылды. Уен барышында кызлар, малайлар үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырь, хәттә әкият сөйләүчеләр дә булды.

Бәйрәм балаларга да, укытучыларга да ошады. Аларның ихлас күңелдән шатланулары күренеп торды. Ә инде уен ахырында барлык укучылар да кызыл күкәйле булдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев