Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Танылган артист Аграфена Васильеваның укучылары фильмда төшкәннәр

Казан шәһәренең Идел буе сәнгать мәктәбе филиалы балалары «Илһам» фильмында катнаша.

Фильмда сәнгать мәктәбе филиалыннан төрле яшьтәге ун бала да төшкән. Аларны театр дәресләрендә сәхнә теленә, актерлык осталыгына артист Аграфена Васильева өйрәтә. Ул — заманында Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уйнаган, юмор остасы да булып танылган талантлы карендәшебез. Чыгышы белән, Түбән Кама районының Келәтле авылы кызы. 2016елдан бирле Идел буе сәнгать мәктәбе филиалында эшли. Кызлар, майлалар сәнгать мәктәбендә җиде ел шөгыльләнәләр. Остазлары Аграфена ярдәмендә актерлык һөнәре нечкәлекләрен үзләштерә укучылар.

Татар эстардасының аткалы җырчысы Илһам Шакировка багышланган «Илһам» фильмында Аграфенаның өйрәнчекләре — ун яшь актер катнаша. Балалар 1942 елның декабре чагылдырылган кышкы урмандагы кадрларда уйныйлар. Халкыбызның булачак сандугачы, кечкенә Илһамның классташлары белән, Яңа ел уенчыклары ясар өчен, урманга баралар. 

— Бу кадрларда төшкән укучылар үзләре зурайгач, шушы фильмны караганда, рольләрен ничек уйнаганны искә төшереп, горурланып утырырлар. Әлеге проект «Ватан XXI гасыр» кинокомпаниясе һәм Татарстан Рәисе карамагындагы туган телләрне саклау комитеты ярдәме белән тормышка ашырыла. Өч серияле «Илһам» фильмында мин актерлык осталыгына өйрәткән кызларның һәм малайларның катнашуы — минем өчен горурлык. Хезмәтемнең яхшы нәтиҗәсе, — дип сөйләде Аграфена Васильева.

Аграфена Васильева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев